Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казанда “Сыерчыклар килде” табигатьне саклау акциясе старт ала. Әмма катнашуга гаризалар инде 2 атна алдан килә башлаган. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Әлеге министрлыкның экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин сүзләренә караганда, дүртенче ел рәттән уздырыла торган әлеге акция кысаларында быел да кошларга оялар һәм җимлекләр ясау буенча балалар конкурсы үткәрелә. Акциянең 1 апрельдә игълан ителгән санитар-экологик икеайлыгы вакытында уздырылуы чараны тагын да нәтиҗәле итә, чөнки аңа балалар да, аларның әти-әниләре дә кушыла ала, дип сөйләде ул.
Чараның төп оештыручысы булган “Максидом” сәүдә компаниясенең җәмәгатьчелек белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Дарья Сергиенко сүзләренчә, бүген кошларның шәһәрдән китүе актуаль проблема булып кала бирә. Сәбәбе бер – шәһәрдә аларга яшәгә урын юк: яшел зоналарга алмашка таш йортлар калкып чыга, куышларына кошлар оялаган карт агачларны, техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, кисә барабыз. Канатлы дусларыбызны шәһәрдән китүдән сакламасак, биредәге яшеллекне корткычлардан саклаучы да булмаячак, дип сөйләде ул, мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклап.
Акция шартларына килгәндә, быел да, узган елллардагы кебек үк, кошларга оялар һәм җимлекләр ясау буенча конкурста 6 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша. Ярышта 3 кешегә кадәр төркемнәргә тупланып та көч сынаша алалар. Катнашуга гаризалар “Максидом”ның “Вконтакте” сайтындагы төркемендә “Сыерчыклар килде” конкурсы” темасында (vk.com/maxidom) 16 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны балаларның әти-әниләре җибәрергә тиеш. “Конкурста балигъ булмаганнар катнаша, юридик яктан моның әти-әни рөхсәте белән эшләнүе шарт”, – дип аңлатты Дарья Сергиенко.
Быел конкурсның финалы 19 апрель көнне Казанның “Черек күл” паркында 10.30да башлана. Анда балалар өчен төрле ярышлар, викториналар уздыру күздә тотыла. Нәкъ менә биредә конкурста катнашучыларның хезмәт җимешләре кабул ителеп, бәяләнәчәк.
Кош оялары һәм җимлекләр, нигездә, 2 яктан бәяләнә: алар, иң беренче чиратта, канатлы дусларыбыз яшәрлек булырга һәм, икенчедән, матурлыгы ягыннан аерылып торырга тиеш, дип сөйләде Дарья Сергиенко. Быел конкурста катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмаячак: һәр укучыга кызыксындыру бүләкләре тапшыру планлаштырыла. Җиңүчеләр исә планшетлы компьютерлар һәм смартфоннарга ия булачак. Жюри иң яхшы 20 эшне аерып күрсәтер дип көтелә.
Яраклы дип табылган сыерчык оялары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “Чулпан” дәүләт табигый комплекслы заказнигы карамагына тапшырыла. Әлеге заказникның директоры Фәнил Гыймадиев та, оялар кошлар яшәрлек булсын иде, дигән фикерне хуплап, моның өчен аны ясаганда, коры кытыршы такта кулланырга киңәш итте. “Әгәр ояның эчке ягы шомартылган булса, кош аннан чыга алмыйча, шунда үләргә дә мөмкин”, – дип аңлатты ул. Ояның керү-чыгу тишеге исә 5 см.дан ким булмаска тиеш. Әмма аның артык зур булуы да кирәк түгел, чөнки кош дошманнарыннан саклана алмаячак. Кошларны кызыл, соры төсләр җәлеп итә. Конкурста катнашучыларга Фәнил Гыймадиев моны да исәпкә алырга киңәш итте. Эшкә тотынганчы, Интернет челтәрендә сыерчык оялары, җимлекләр ясарга өйрәткән материаллар белән танышу да комачау итмәс, дип билгеләп узды ул.
Сүз уңаеннан, былтыр конкурска 400ләп эш кабул ителгән. Акциянең финалы уңаеннан уздырылган бәйрәмдә исә 1,5 меңләп кеше катнашкан.