Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бүген "Ай ресурсы" бәйгесенең чираттагысы тәмамланды. "Ноябрь аеның иң яхшы ресурсы" белән таныштырыр алдыннан, бу айда кулланучыларның күңеленә хуш килгән, әмма беренчелекне алмаган ресурслар белән таныштырып үтәргә телибез.
Шунысы сөенчечле, порталыбызга килгән ресурсларның сыйфаты көннән-көн яхшыра бара. Алар эчтәлеге ягыннан да, төзелеше ягыннан да, орфография һәм пунктуация ягыннан да камилләшә баралар. Шуңа күрә, нәкъ менә бу ресурс - иң яхшысы дип әйтү кыенлаша бара. Бәйгебез гадел булып, сертификат һәм бүләкләрне әлеге исемгә лаек булган ресурс авторы алсын өчен, кулланучыларыбызны ресурслар белән тагын да якыннанрак танышып чыгарга чакырабыз. Әгәр берничә ресурсны яхшы дип тапсагыз тавышны берьюлы берничә ресурс өчен бирергә мөмкин булуын да онытмагыз. Ресурслар белән танышып үз фәнни хезмәтләрегезне дә камилләштерегез, дәресләрегез һәм үткәргән чараларыгыз сыйфаты да көннән-көн яхшырсын! Татар телендә белем алу укучылар өчен көннән-көн күңеллерәк булсын, кызыксыну һәм татар телен камил белү теләген уятсын!
Тавыш бирү нәтиҗәләренә караганда (барлыгы - 517 тавыш), ноябрь аенда түбәндәге ресурслар зур популярлык казандылар:
- Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы -140 тавыш,
- Минем авылымда Тукай булган - 119 тавыш,
- Рухи һәм әхлакый тәрбия бирүдә халык педагогикасы - 44 тавыш.
Ә инде комментарийлар санына караганда, кулланучыларыбыз "XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы" хезмәтен югары бәяләделәр.
Һәм, ниһаять, 177 тавыш җыеп «Башваткыч» уены дип исемләнгән сценарий ноябрь аенда "Айның иң яхшы ресурсы" исемен яулады. Ресурсның авторы - Татарстан Республикасы Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиахметова Айгөл Фәрит кызын бу уңайдан чын күңелдән котлыйбыз! Дәрәҗәле сертификатны һәм Татнетны үстерү фондыннан зур булмаган бүләкне безнең офиска килеп алырга мөмкин.
Ә инде порталга ресурслар кабул итү дәвам итә. Моның өчен порталыбызның "Ресурслар кабул итү бүлмәсе"нә керегез һәм үзегезнең хезмәтләрне безгә Microsoft Office документы форматында яисә архивлап заказга беркетеп юллагыз.
ps. Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте "Татар иле" проектын яңарту белән бәйле эшләр алып бару сәбәпле, ресурслар порталга бераз тоткарланып урнаштырылырга мөмкин.