Татар мәгарифе порталы
"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.
Сезнең матур истәлекләрне кайтару, бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналының тарихы белән таныштыру максатыннан, "Татнетны үстерү фонды", "Белем.ру" җәмгыяте "Ялкын" журналы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе ярдәме белән "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онлайн-архивын булдырды!
"Ялкын" журналының 1961 нче елдан башлап чыккан саннарын уку өчен "Татар иле" проектына керергә һәм аның "Китапханә" бүлегенә күчәргә кирәк! Журналлар һәм газеталар Китапханәнең "Периодик басма" рубрикасында урнаштырылып киләләр.
Якын арада "Татар илендә" укучылар өчен "Сабантуй" журналы/газетасының архивы белән танышу мөмкинлеге дә ачылачак, дип көтелә. Әлегә Китапханәне татар телендә нәшер ителгән файдалы китаплар һәм журналлар белән тутыру эшләре бара. Урнаштыру тәмамланганнан соң алар тагын бер кат системалаштырылачак һәм киң катлам укучыларга хәбәр ителәчәк.
Фикерләр
Садриева Алия Г...
3 Декабрь, 2014 - 09:40
Permalink
Балачак хатирәләрем яңарды! РӘХМӘТ!
Пионер оешмасында тәрбияләнеп үскән буын буларак, миңа "Ялкын" журналы хәзер дә якын. Кызым да аны яратып укый, даими яздырып алабыз. Өй чормасында җыелып яткан "Ялкын" журналларын(мин аларны туплап барганмын) макулатурага тапшырганда балачак белән хушлашкан идем. Бүген журналның онлайн архивын карап чыккач, кабат балачакка кайткан кебек хис иттем үземне.Укытучы буларак, дәрестән тыш чаралар, китап укучылар конференцияләре, патриотик рухтагы кичәләр үткәргәндә кулланырга бик уңай ресурс дип саныйм.
Мәктәп елларында иҗади сәләтләрен "Ялкын" журналында башлап җибәргәннәр үзләренең беренче иҗат җимешләрен күрергә мөмкин биредә.Яшь буынга тәрбия бирүдә әһәмиятле дип саныйм. Гомумән, " Ялкын" - онлайн - үткәнебез, ә үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! Оештыручыларга ЗУР РӘХМӘТ