Татар мәгарифе порталы
Сез монда
21 ноябрь көнне Татарстан язучылар берлегендә тарихи әһәмияткә ия булган чара - яшь татар язучылары семинары үткәрелде.
Әлеге чара Татарстан язучылар берлеге үткәргән чараларның бердәнбере түгел. Соңгы елларда татар язучыларының активлыгы әкренләп арта бара, аларның сайтлары дөнья күрә, яңадан-яңа китаплары басылып чыга, төрле бәйгеләр үткәрелә һәм яшь талантлар барлана.
Әлеге семинар быел республикабызның 50 гә якын яшь татар язучысын үзенә җәлеп итә алган. Алар арасында шагыйрьләр дә, проза әсәрләрен язучылар да, яшь драматурглар да бар. Катнашучылар исемлегенә күз салсаң, Казан университетының «Әллүки» әдәби берләшмәсенең яшь язучылар әзерләүдә зур эш башкаруы күренә.
Семинарда катнашыр алдыннан яшь язучылар Татарстан язучылар берлегенә үзләренең иҗат җимешләрен юллаганнар. Аннары берничә атна дәвамында әлеге хезмәтләр белән танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар (Рифат Сверигин, Камил Кәримов, Эльмира Шәрифуллина, Рифат Сәләхов, Тәлгат Галиуллин, Фәйрүзә Мөслимова, Рәдиф Гаташ, Илсөяр Иксанова, Равил Рахмани, Рифә Рахман, Мөдәррис Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Нәбирә Гыйматдинова, Марат Закир, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева, Ризван Хәмит, Юныс Сафиуллин, Гәрәй Рәхим, Гөлзадә Бәйрәмова, Зиннур Мансуров, Луиза Янсуар, Марсель Галиев, Рәдиф Сәгъди, Йолдыз Җамалетдинова һ.б.) танышып чыкканнар. Һәм менә семинар көнне яшь буын язучылар белән танылган язучыларның очрашуы узды, остаханәләрдә аларның иҗатларына бәя бирелде, яшь язучыларга алга таба үсү өчен юнәлешләр бирелде.
Яшь язучылар белән очрашуга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа", Татарстан китап нәшрияты һ.б. дәүләт учреждениесе җитәкчеләре дә килгән иде.
Әмма яшь язучылар өчен иң мөһим, иң мәгънәле сүзләрне әлеге семинарның иң дәрәҗәле кунагы - Евразия язучылар союзы рәисе Якуб Мироглы әйтте:
- Язучыларның төрлеләре була. Берәүләр акча эшләү өчен яза, икенчеләр исем яисә дәрәҗә алу өчен язалар. Әмма тарихта бары тик халык язучылары гына сакланылган. Үз халкың өчен ихлас күңелдән язарга кирәк.
Тантанада аннары өч яшь язучыны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе җитәкчесе Тәлгать Галиуллин шагыйрә Эльвира Һадиевага, Чаллыдан «Мәйдан» журналы әдәби хезмәткәре Фидаил Мәҗитовка һәм Казан университетының «Әллүки» берләшмәсе тәрбияләгән Булат Ибраһимовка таныклыклар тапшырды.
Язучылар яшьләрнең хезмәтләре белән шактый канәгать калдылар, татар әдәбиятының киләчәге өметле булуына ышаныч барлыгын белдерделәр. Яшь язучыларның эшләре белән танышканнан соң, яшьләрнең остазлары семинарда катнашкан тагын 3 яшь авторны Язучылар берлегенә керергә тәкъдим итәчәкләрен әйттеләр, ә 2 авторның шигырьләрен аерым китаплар буларак Татарстан китап нәшриятында нәшер итәргә кирәк дигән карарга килделәр.