Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Берничә көннән сезнең күбегез өчен олы бәйрәм - Укытучылар көне килеп җитә. Укытучылар бу бәйрәмдә үз һөнәрләрен сайлаган көнне искә төшерәләр, әлеге юлдан атлый башлаган көннәрне күз алдыннан кичерәләр, "укытучы" сүзенең дәрәҗәсен җәмгыятьтә тагын да югарырак күтәрергә телиләр, мөгаен.
Ә укучылар бу көнне укытучыларының аларның тормышларында никадәр зур роль уйнаганнарын аңлыйлар, аларга бу көнне рәхмәт сүзләрен, котлау шигырьләрен ирештерергә телиләр.
Дуслар! Укытучыларыгызга карата әйтер котлау теләкләрегезне эчегездә йотып калмагыз, аларны укытучыларыгызга ирештерегез! Котлауларны "Укытучыма әйтер сүзем" акциясе сәхифәсеннән, интернет челтәрендәге башка чыганаклардан, китапханәләрдәге китаплардан, газета-журналлардан ала аласыз.
Әлбәттә, укытучыларыгыз белән күрешеп, теләкләрне шәхсән аларның үзләренә ирештерә алсагыз - бик яхшы. Әмма тормыш юлы безне еш кына дөньяның төрле почмакларына илтеп ташлый. Андый вакытта Интернет челтәре котлау-теләкләрне ерак араларда тапшыру өчен иң уңайлы чара.
Һәм "Укытучыма әйтер сүзем" акциясе кысаларында нәкъ менә шундый мөмкинлек булдырылган да инде! Теләкләрне, котлауларны, шигырь юлларын http://belem.ru/ukituchima адресы буенча кереп урнаштыра аласыз. Белем.ру порталының укытучылар өчен махсус ясалган ресурслар чыганагы булуын исәпкә алсак, теләкләрегезнең аларга шул ук минутларда килеп ирешү ихтималлылыгы шактый зур.
Форсаттан файдаланып без дә укытучыларыбызга котлауларыбызны үзебез язган шигырь юллары белән ирештерәбез:
Укытучым! Безнең тормышта сез -
Маякларның иң-иң яктысы.
Сез өйрәткән белем, киңәш белән
Тормыш юлын җиңел атлыйсың.
Мәктәп чоры бик күңелле булган,
Тормыш исә шактый катлаулы.
Укыганда алган гыйлем белән
Җиңел була икән атлавы.
Укытучым! Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт, хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!
Ихтирам белән, "Белем.ру" порталы редакциясе исеменнән Раил Гатауллин