Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле кулланучылар!
Белем.ру порталы быел ел башында башланган матур традицияне - ай саен иң яхшы ресурсларны ачыклау бәйге-акциясен дәвам итә. Уку елының һәр ае тәмамланган саен, әлеге айда кабул ителгән ресурслар тавыш бирүгә куела, ә 2 атнадан соң кулланучылар фикере буенча айның иң яхшы ресурсы игълан ителә.
Быел Белем.ру порталы узган уку елының иң яхшы 4 интернет-ресурсын һәм аларның авторларын ачыклады инде. Хәзер исә яңа 2014/15 уку елының иң яхшы ресурсларын ачыклау дәвам итәчәк. Бу уку елының беренче иң яхшы ресурсы авторы исемен яулау мөмкинлегенә ия булу өчен, мәгариф һәм тәрбия белән бәйле татар телендәге ресурсларны 30 сентябрьгә кадәр безгә юлларга кирәк. 1-14 октябрь көннәрне кулланучылар ресурслар белән танышып чыгачаклар һәм үз фикерләрен белдерәчәкләр.
Бу уку елында килгән беренче ресурслар порталыбызда урнаштырылды инде. Белем.ру хәзер сезнең ресурсларны (сценарий, инша, сочинение, реферат, диплом эше, дәрес планы, фәнни хезмәт, электив курс, тест, мәкалә һ.б.) көтә. Ә без үз чиратыбызда сезнең хезмәтне - әлеге файдалы ресурсларны башкаларга танытырга алынабыз. Алар татар телендә белем биргән һәр мөгаллим өчен алыштыргысыз ярдәмче булыр дип ышанып калабыз.
ps. Уку елы тәмамлану сәбәпле, май аенда кабул ителгән ресурслар өчен аерым тавыш бирү оештырылмады. Аларны без кулланучыларыбыз хөкеменә сентябрь ае ресурслары белән бергә тәкъдим итәчәкбез!