Татар мәгарифе порталы
Сез монда
24 июльдә Казанда фотографияләр сәнгате буенча ачык мастер-класс оештырыла. Әлеге чара “Совет районына фотокараш” I ачык район конкурсы уңаеннан уза.
Фотографияләр сәнгатенең серләрен “Geometria.ru” репортаж фотоагентлыгының фотографлары Артур Мусин, Рушан Биктимеров һәм Булат Арсланов ача. Мастер-класслар барышында конкурсның 7 номинациясенә дә җентекләп тукталып үтү планлаштырыла.
Мастер-класс Пионер урамы, 13а адресы буенча урнашкан “Балалар академиясе” балалар иҗат үзәгендә оештырыла. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Керү – түләүсез.
Исегезгә төшерәбез, “Совет районына фотокараш” I ачык конкурсы Совет районы администрациясе, “ТЕАМ_7” иҗади берләшмәсе” балалар-яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм “Geometria.ru” порталы тарафыннан оештырыла.
Конкурс Совет районының тарихы һәм мәдәниятенә шәһәрлеләрнең игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллануга кагылышлы заманча проблемаларның әһәмиятлелеген ачу, туган якка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, актив һәм талантлы яшьләргә булышлык күрсәтүне максат итеп куйган. Моннан кала, оештыручылар Казанның Совет районының яңа имиджын формалаштыруда мөстәкыйль фотографларны җәлеп итәргә өметләнә, дип яза Казан шәһәре сайты.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Совет районы – яшьләр территориясе”, “Район архитектурасы”, “Җәйге пейзаж”, “Кышкы пейзаж”, “Төнге шәһәр утлары”, “Фантазия” һәм “Фризлайт”. Бәйгедә катнашу өчен фотографияләрне һәм тутырылган анкетаны 25 августка кадәр җибәрергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре 30 август көнендә игълан ителәчәк, барлык җибәрелгән эшләр дә фотокүргәзмәдә катнашачак.