Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә, 20 июль кичендә, галим, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали һәм Каюм Насыйри исемендәге премияләр иясе Әнвәр Хәйри якты дөньядан китте. Мәрхүм белән хушлашу бүген, 21 июль көнне 11.00 сәгатьтә, Татарстан Язучылар берлегендә (Казан, Мөштәри ур., 14) булачак, дип хәбәр итә “Матбугат. ру” сайты.
Искәртеп үтәбез, Әнвәр Хәйри 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туган. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 1967-1973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укый.
1974 - 1991 елларда СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991-1995елларда «Мирас» журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятендә «Рухи яңарыш» фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт куя. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта, Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогика университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, Ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.
Әнвәр Хәйри – аерым китап булып басылып чыккан хезмәтләр авторы: «Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы» (1996), «Ислам дине бәйрәмнәре» (1996) һәм «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» (2004) һ.б.
Аның тарафыннан хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителеп һәм күчерелеп төрле журнал басмаларында, җыентыкларда яки аерым китаплар рәвешендә XIX-XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең дүрт дистәдән артык исемдәге җитмешләп хезмәте дөнья күрә. Алар арасында Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар...» һәм Р.Фәхретдиннең «Болгар вә Казан төрекләре» исемле фундаменталь тарихи хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия.
Галимнең Идел буендагы ислам дине тарихларын һәм башка гыйльми темаларга, төрле чор, төрле юнәлештәге фән тармакларына караган борынгы чыганакларны өйрәнүгә багышланган берничә йөз фәнни язмалары, Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Зыя Камали, Галимҗан Ибраһимов кебек мәшһүр фикер ияләре иҗатындагы аерым мәсьәләләрне яктырткан күп санлы тикшеренүләре үз вакытында басылып чыкты. Милли-дини тарихыбызга караган иң борынгы һәм иң беренче язма чыганак саналган 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы – классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп бастырган галим ул.
Әнвәр ага Хәйруллин 2005 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торды.