Татар мәгарифе порталы
Грек философы Демокрит тагы да ваграк өлешләргә бүленми торган иң садә кисәкчекләрне атомнар дип атаганда (атом сүзенең бүленмәс дигән мәгънәдә булуын исегезгә төшереп китик), ихтимал, аңа принципта бөтенесе дә әллә ни катлаулы булып тоелмагандыр. Төрле әйберләр, үсемлекләр, хайваннар бүленми һәм үзгәрми торган кисәкчекләрдән торалар. Дөньяда без күрә торган үзгәреш-әверешләр - атомның урын күчүе генә. Дөньяда бөтенесе дә агып, үзгәреп тора, фәкать атомнарның гына асылы үзгәрми.
Ләкин XIX гасыр азакларында атомнарның катлаулы төзелгән булуы ачылды һәм атомның бер өлеше булган электрон аерып алынды. Аннары, инде XX гасырга чыккач, атом төше составына керә торган кисәкчекләр - протон белән нейтрон ачылды. Баштарак ул кисәкчекләргә дә нәкъ Демокрит атомнарга караган кебек карадылар: аларны бүленми торган һәм башлангыч асыллары үзгәрми торган дип, галәмне төзегән нигез ташлары дип санадылар.
Ләкин кызыктыргыч гади тоелган мондый хәл озакка бармады. Барысы да күп тапкыр катлаулырак булып чыкты. Үзгәрми торган кисәкчекләрнең бөтенләй булмавы беленде. Хәзерге вакытта кайсы кисәкчекнең чынлап та элементлар дип аталырга лаек булуы бөтенләй билгесез; теге яки бу кисәкчекне элементлар рәтенә кертә торган критерий да билгеле түгел.
Чыннан да, элементар дигән сүзнең мәгънәсе ике төрле. Бер яктан, элементар дигәннән без үзеннән-үзе аңлашыла торган, гади бер нәрсәне аңлыйбыз. Икенче яктан исә, элементлар дигәннән әйберләрнең асыл нигезен тәшкил иткән нәрсә аңлашыла (субатом кисәкчекләрне нәкъ шушы мәгънәдә элементар дип йөртәләр).
Хәзерге вакытта билгеле булган элементар кисәкчекләрне Демокритның үзгәрмәс атомнарына охшаш дип санарга түбәндәге гади генә бер факт комачаулый. Бер генә кисәкчек тә мәңгелек түгел. Хәзер элементар дип йөртелә торган кисәкчекләрнең күбесе, хәтта читтән теге яки бу тәэсир булмаганда да, секундның ике миллионынчы өлешеннән дә озак яши алмый. Бәйсез нейтрон (атом төшеннән читтәге нейтрон) уртача 16 минут яши.
Фәкать дүрт кисәкчек - фотон, электрон, протон һәм нейтрино - әгәр дә алар бөтен дөньяда бер ялгызы гына була алсалар, үзгәрешсез сакланып тора алырлар иде. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 9.72 KB |