Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген ТР Милли китапханәсендә, “Төбәктә китап басуның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру” исемле VIII фәнни-гамәли конференция кысаларында, Россиянең танылган кинорежиссеры, сценарист, продюсер, китаплар һәм нәшрият проектлары авторы Сергей Соловьев белән очрашу узды. Анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
“Башка шәһәргә килеп, халык белән аралашу мөмкинлеге туганга бик шатмын. Бигрәк тә, бу очрашуның китапханәдә булуы күңелгә хуш килә. Бу бик әһәмиятле сүз, шәхсән, минем өчен ул зур мәгънәгә ия. Китап һәм китапханә шәхси тормышым белән бәйле”, - дип мөрәҗәгать итте Сергей Соловьев очрашуда катнашучыларга.
Кинорежиссер элитар мәдәният төшенчәсеннән ерак торган гаиләдә үсүен билгеләп үтте. Аның әнисе ресторан директоры булып эшләгән, әтисе хәрби хезмәттә булган. Бала чагында Сергей Соловьев офицер-подводник булырга хыялланган.
Көннәрнең берсендә ул 12 яшендә мәктәптә дәрестән качып, кинотеатрга “Летят журавли” фильмына килеп эләгә. Шушы картина аның күңеленә тирән үтеп керә, бик тирән тәэсир итә. Шул көннән башлап, аның китап укырга кызыксынуы туган... Сергей Соловьев, шул рәвешле, Санкт-Петербург шәһәре белән бәйле яшьлек хатирәләре белән уртаклашты
Кинорежиссер китап укымаучанлыкны диваналыкка тиңләде. “Акрынлап китапханә тормышын, китап укуны тарайта төшү – ул вәхшилек. Күпләр гаджетлар китапны кысрыклап чыгарачак дип уйлый, тик гаджет – гаджет инде ул, ул китап түгел, ә китап турында мәгълүмат кына. Барлык мәгълүмат гаджетка кереп урнашкан вакытта, китап бөек сәнгать әсәре булып калачак. Мин китапның алтын чорга аяк басуын сизенәм. Бервакыт театрны да үлә дип сөрән салдылар, тик ул үлмәде, шул вакытта театрның алтын чоры башланды. Шуңа күрә, мин ышанам: китапның алтын чоры бусагасында торабыз. Китап ул – гуманитар гаиләнең башлангыч чыганагы”, - дип ассызыклады Сергей Соловьев. Ул билгеләп үткәнчә, үзең иҗат иткән картинаны һәм үзең иҗат иткән китапны дөньяга чыгару – ул югары хис.
Кинорежиссер, чыгышыннан соң, очрашуда катнашкан китапханә хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. Сорауларның берсенә җавап биреп, ул бүгенге көндә театрда, шулай ук студентлар белән шөгыльләнүен әйтте(ул ВГИКның режиссерлар әзерли торган факультетында укыта), кино сәнгатеннән башка тормышны күз алдына китермәвен билгеләп узды.
Разил Вәлиев Сергей Соловьевка очрашуга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде. “Милли китапханәдә очраклы шәхесләр булганы юк: бирегә һәрвакыт зур акыл ияләрен чакырабыз”, - дип билгеләп үтте ул. Разил Вәлиев Россия төбәкләрендә милли мәктәпләр эшчәнлегенә чик куелу проблемасына да тукталды. “Әгәр дә милли мәктәпләр ябылса, телнең дә киләчәге булмаячак. Мондый сәясәт дәвам итсә, безгә бик авыр булачак. Әгәр дә татар китабы язмышы мөшкел хәлгә дучар була икән, бу рус китабы язмышына да йогынты ясаячак, чөнки алар үзара бәйләнештә тора. Илебез күп милләтле икән, безгә шушы проблеманы хәл итү зарур, бу мәсьәләдә рус милләтеннән булган коллегаларыбызга да таянабыз”, - дип ассызыклады Разил Вәлиев.
Очрашуны тәмамлап, ул Сергей Соловьевка истәлеккә “Болгар цивилизациясе чоры һәм киңлеге” китабын бүләк итте.
Сергей Соловьев, үз чиратында, шулай ук кунакка бүләксез килмәгән булып чыкты. Ул Милли китапханәгә Александр Пушкинның “Станционный смотритель” әсәре буенча эшләнгән китап-фильмның өч экземплярын тапшырды. Бу басманы кинорежиссер А. С. Пушкинның тууына 200 ел тулуга әзерләгән. Калган экземплярлар очрашуда катнашкан вәкилләргә таратылды.