Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген “Дуслык табылган урын” (“Месторождение дружбы”) Татарстан яшь геологларының беренче кыр ачык олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды. Ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татнефть” ААҖнең баш геологы Рәис Хисамов, балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте буенча Үзәк совет рәисе (Мәскәү) Светлана Яшина катнашты.
Олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип Әлмәттән “Девон” командасы табылды. Икенче урынны Казанның Совет районыннан “Селенит” командасы яулады, өченче урынны – Бөгелмә районыннан “Пегматит”.
Шәхси зачетта беренче һәм өченче урыннарны “Девон” командасыннан Айдар Фәсхетдинов һәм Александр Пшенов, икенче урынны “Селенит”тан Андрей Сысоев яулады.
“Девон” командасы олимпиаданың күчмә кубогын һәм 100 мең сумлык сертификат алды, бу акчалар мәктәпнең геология кабинетын җиһазландыруга китәчәк. Шәхси зачетта җиңүчеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан планшетлар алды.
Калган 300 катнашучы да бүләкләрсез калмады: һәрберсе “Татнефть” ААҖнән компаслар алды, һәр команда – “Нефтеконсорциум” ЯАҖнән минераллар коллекциясен һәм геология җайланмалары комплектын.
Татарстан яшь геологларының беренче кыр ачык олимпиадасы флагын төшерү эше ярышларда катнашкан Кырым Республикасының Бакчасарай районы командасына тапшырылды.
Олимпиада нәтиҗәсе буенча яшь геологларның 3 нче Казакъстан ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстан җыелма командасы формалаштырылачак, чара 31 нче июльдән 11 нче августка кадәр Алма-Ата шәһәрендә уза. Бу хакта тантанада чыгыш ясаганда Энгель Фәттахов хәбәр итте.
“Татнефть”нең баш геологы Рәис Хисамов олимпиадада катнашучыларның күбесе геологияне үз һөнәрләре итеп сайлавына өметен белдерде, Татарстаннан читтә дә эшли торган “Татнефть” аларны көтәчәк.
Светлана Яшина олимпиаданы грандиоз, искиткеч вакыйга дип атап, ТР табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак исеменнән сәламләү укып үтте.
Исегезгә төшерик: олимпиада кысаларында профиль смена 24 нче июньнән “Заречье” сәламәтләндерү лагерендә эшләде. Анда ТРның 20 районыннан 26 мәктәп командасы, шулай ук Кырым Республикасының Бакчасарай районы командасы катнашты.