Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Чыгарылыш сыйныфларның “урак өсте” якынлаша
Гөлназ Талипова
20 май 2014 - 18:04

Чыгарылыш сыйныфларның “урак өсте” якынлаша

Россия

Быел Татарстанда тугызынчы сыйныфны – 36 019, унберенче сыйныфны 20 415 укучы тәмамлый. 24 май көнне барлык белем йортларында тантаналы линейкалар узачак, соңгы кыңгырау тавышы чыңлаячак. Әмма уку елы тәмамлану белән мәктәптән чыгарылучы малай-кызлар өчен иң авыр чор башлана гына. 26 майдан 19 июньгә кадәр алар бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Тугызынчыны тәмамлаучыларга да тынычланырга иртәрәк әле – аларны дәүләт йомгак аттестациясе (кече БДИ) көтә.

Үз көчеңә генә ышан

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру кагыйдәләре елдан-ел катгыйлана бара. Сынау вакытында төрле тәртип бозуларны булдырмау өчен бу юлы да бер төркем яңалыклар булачак. Беренчедән, имтихан тапшыру пунктына керү өчен укучылар металл детекторлары аша үтәргә тиеш булачак. Икенчедән, 101 пунктның һәрберендә видеокамералар урнаштырыла – берәүләрендә имтихан узышы яздырып барылса, икенчеләреннән турыдан-туры трансляцияләр оештырылачак.

Татарстан фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин имтиханга элемтә чаралары яки язма мәгълүматлар алып керү катгый тыела дип кабат кисәтеп куйды. “Шпаргалка” яки кесә телефоны белән тотылганнар шунда ук имтиханнан чыгарыла. Һәм инде агымдагы елда андый укучыларга имтихан тапшыру хокукы бирелми.

Беренчелек янә җәмгыять белемендә

Унберенче сыйныфлар өчен имтиханнар 26 май көнне башлана. Билгеле, иң күп сыналучы мәҗбүри бирелергә тиешле математика һәм рус теленнән булачак. Сайлау буенча билгеләнгән имтиханнар арасында исә узган еллардагы кебек җәмгыять белеме – беренче урында. Физика, биология, тарих кебек фәннәрне сайлаучылар да шактый.

- Елдан-ел мәктәпне тәмамлаучылар табигый фәннәрне күбрәк сайлый. Хезмәт базарында нәкъ шул юнәлешләрдәге һөнәр ияләренә ихтыяҗ бар бит. Җәмгыять белемен тапшыручылар саны күп булу исә бу предметның бик күп уку йортларында мәҗбүри булуы белән аңлатыла, - ди Данил Мостафин.

Алтын медаль - иң лаеклыларга гына

Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә. Кайбер төбәкләрдә, гомумән, бу традициядән баш тартканнар. Белүебезчә, медаль бүген укырга кергәндә бернинди өстенлекләр бирми.

Республикабызда исә быел көмеш медальләрне генә бирмәскә булганнар. Алтын медальләр “өләшү”гә катгыйрак карарга булганнар. Унбер ел дәвамында яхшы билгеләренә генә укыган малай-кызлар үз белемнәрен имтиханда расларга тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучысына тиешле нормаларны үтәп, БДИда кимендә 75 балл җыю шарты куелган.

- Медалистның да төрлесе була. Кайбер укучылар имтиханда үз белемнәрен расламый. Шуңа да без шундый шартлар кертергә булдык, - ди Данил Мостафин.

Яңалыклар юк дисәләр дә

Быел бердәм дәүләт имтиханында зур үзгәрешләр булмаячак диелгән иде. Шулай да бер төркем яңалыклар бу юлы да кертелде. Әйтик, быелдан башлап имтихан нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак. Шулай ук мәктәпне тәмамлаучыларга кәгазь белешмәләр бирмәскә булганнар. БДИ нәтиҗәләре мәгълүмати системада сакланачак.

Алдагы елларда исә имтиханны начар биргән очракта яки тагын да югарырак билге алырга теләүче чыгарылыш укучыларына БДИны кабат тапшыру мөмкинлеге биреләчәк. Хәзерге вакытта бу турыда карар әзерләнә.

“Быел имтиханнарны икенче тапкыр тапшыру хакында сүз юк. Киләсе елдан, бәлки, чыгарылыш укучыларының андый мөмкинлеге булыр, чөнки бу юнәлештә инде эш алып барыла”, - дип хәбәр итте Данил Мостафин.

Чыганак: 

http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1353
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2014) ресурслар
“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур”...
Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
24 448 0 Аудио
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
41 760 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑