Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Ресурслар каталогы » Шигърият бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде
Гөлназ Талипова
26 апр 2014 - 21:16

Шигърият бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Яңалык
Казан
Габдулла Тукай

Габдулла Тукай туган көнендә Казанда узган Шигърият бәйрәмендә бик күп төрки халыкларның шагыйрьләре һәм язучылары катнашты.

Татарстан башкаласында ел саен 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уза. Быел инде апрель керүгә карамастан, урамда ара-тирә салкын җил исеп, кар бөртекләре очса да бәйрәмгә кунаклар да, тамашачылар да шактый җыелган иде. Мәгълүм булганча, 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителде. Әлеге уңайдан үткәреләчәк чаралар программасы ачылу тантанасына дип бу көннәрдә Казанга төрки телле мәмләкәтләрдән мәдәният әһелләре җыелды.

Шигърият бәйрәме Тукай шигыренә «Бәйрәм бүген!» җырын башкару һәм шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Әлбәттә, бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең чираттагы лауреатлары исемнәрен яңгырату. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 апрельдә имзалаган Указны укыды. Шулай итеп, 2014 елда Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләгенә «Утлы дала» ике томлы романы өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләре өчен рәссам Владимир Попов лаек булды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан моннан 54 ел элек тапшырыла башлаган премиягә быел 60нчы язучы лаек булуын ассызыклап үтте. Татар халкы тарихына багышланган әсәрләре өчен югары бәя алган Вахит Имамов: «Тукай премиясен мин татар халкына хөрмәт итеп кабул итәм дип, - белдерде. - Мин күп еллар архивларда утырдым, минем әсәрләрдә бер генә дә уйлап чыгарылган вакыйга юк, барысы да тарихи фактларга нигезләнгән. Кызганычка, коммунистик идеология чорында татарларның тарихы яшерелде, безнең каһарман затларыбыз онытылды. Мин үткән шанлы тарихыбызны, онытылган исемнәрне кайтарырга омтылдым. Үсеп килүче буынның чит халыклар тарихына кызыгуын түгел, ә үз халкыбыз белән горурлануын телим», - дип сөйләде Вахит Имамов.

Үзенең шамаилләре белән дөньяны яулаган Владимир Попов та Тукай премиясе лауреаты дип табылуына куанычын яшермәде. «Дәүләт премиясе беренче тапкыр рәссам-каллиграфка бирелде. Бу төр мөселман сәнгатенә чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә игътибар елдан ел арта», - диде рәссам.

Шигърият бәйрәмендә Татарстанның үткән елларда Тукай премиясенә ия булган күренекле әдипләре Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Илфак Ибраһимов һәм шулай ук танылган казах, әзербәйҗан, төрек, кырым татар шагыйрьләре дә чыгыш ясады. Кунаклар, ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы генераль сәркатибе Дюсен Касеинов кебек үк, Тукай иҗаты бөтен төрки дөньяны берләштерүен, ә Казан быел гына түгел, ә гомер-гомергә төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуын ассызыклады. Алар Казанга һәм Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыды.

Бәйрәмгә җыелган казанлыларны кырым татарларының Язучылар берлеге җитәкчесе Диләвер Османов та тугандаш халык исеменнән сәламләде. «Безнең динебез уртак, телебез уртак, тамырларыбыз уртак, - дип сөйләде Диләвер Османов. - Без референдумда катнашмадык, хәзер нәрсә буласын көтәбез... Илләр алмашыныр, хакимиятләр алмашыныр, әмма, иң мөһиме, без Кырымда татарлыкны сакларга тырышырбыз. Ничек кенә булмасын, безнең башкача юлыбыз юк, без үз җиребездә яшибез». Шулай ук ул Казан татарларына: «Татарлар бергә булыйк, сез дә бар булыгыз!» - дип теләде.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2123
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2014) ресурслар
“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур”...
Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

“Тәртип FM” радиосының "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары
19 117 0 Аудио
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
40 809 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑