Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Цифралы буын, алга!» («Цифровое поколение. Вперед!») Бөтенроссия интернет-тпроектлар бәйгесенә меңнән артык гаризә килгән. Шуларның 440ы модерация узып, сайтта бастырылып, конкурс сайлап алуда катнашты. Бәйгедә 14тән 18 яшькә кадәр яшьүсмерләр катнашты. Жюри иң яхшы 27 проектны сайлап алды. Әлеге проектларның авторлары бәйгенең финалына Мәскәү шәһәренә чакырылды. Google оештырган бөтенроссия бәйге финалында 4 проект Татарстаннан:
«Канал о химии» проекты
Авторы: Михаил Алексеев (14 яшь; Казан шәһәре)
Интернет-проект категориясе: Мәгариф һәм фән, Кино һәм видео
Интернет-проект формасы: Видеоблог/ YouTubeтагы канал
«Проект химия мөмкинлекләре турында сөйли. Гади сынаулар ярдәмендә өй шартларында төрле кызыклы химия процесслары башкаруны күрсәтү».
«Joreal» проекты
Авторы: Даниил Лашин (17 яшь; Казан шәһәре)
Интернет-проект категориясе: Фән һәм мәгариф
Интернет-проект формасы: Мобиль кушымта/ интернет-сервис
«Безнең максат — һәр кеше яңалыкка өйрәнә алар торган мәйдан булдыру. Шул исәптән әлеге процесс максималь җайлы булырга тиеш».
«ClienD» проекты
Авторы: Тимур Мустафин (15 яшь; Казан шәһәре)
Интернет-проект категориясе: Мәгариф һәм фән, Программалаштыру
Интернет-проект формасы: Мобиль кушымта/ интернет-сервис
«Прооектның максаты “ТР Электрон мәгариф” системасындагы укучы көндәлеген җайлы куллану программасын булдыру. »
«MuzClubs» проекты
Авторы: Илья Першин (16 яшь; Чистай шәһәре)
Интернет-проект категориясе: Иҗат, Социаль проект, Музыка
Интернет-проект формасы: Социаль челтәрләр, Краудсортинг платформасы.
«Проектның төп идеясе легаль контент кулланып, иң эре һәм объектив музыкаль мәйдан булдыру».
Россия буенча 27 иң яхшы проект авторлары Мәскәүгә бәйгенең финал чарасына чакырылды. Финал «Гараж» мәдәни-мәгариф үзәгендә 22 апрельдә узды.
«Цифралы буын, алга!» чарасы финалында шулай ук республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең иҗади номинациясенең 5 җиңүчесе дә катнашты.
Чарада катнашучылар өчен Мәскәүдә кызыклы программа әзерләнәгән иде: Google компаниясе офисында, Рус гегография җәмгыятендә экскурсия, шәһәр үзәгендә экскурсия-квест, Google компаниясе хезмәткәрләре, танылган музыкант, битбоксер Митя Бурмистровтан, YouTubетагы «This is Хорошо» каналын алып баручы Стас Давыдовтан, җырчы һәм видеоблогер Саша Спилбергтан, AirPano.ru панорам фотосурәтләр төшерү авторлардан мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар.
Чарада катнашучылар алында 18 яшьлек Джаэ Хэйонг Парк чыгыш ясады. Ул үзенең тәбрибәсе белән уртаклашты. Парк 11 яшендә Кореядә робототехника өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенге көндә ул GRobotics халыкара компания хуҗасы.
«Цифралы буын, алга!» бәйгесенең финалында жюри 11 яхшы эшне билгеләре. Әлеге проектлар авторлары үз проектларын яклады. Алар арасында ике Татарстан проекты: «Канал о химии» һәм «Joreal».
Барлык финалистлар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Ә бәйгенең җиңүчесе булып Ленинград өлкәсеннән Владислав Жуков танылды. Ул радиацияне билгели торган гаджет-брелок уйлап тапкан. Әлеге проект аңа Калифорниягә Google компаниясенең штаб-квартирасына баруга ачкыч булды.
Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Татарстан катнашучылары алдагы үрләрне яулауда уңышлар телибез!
Чыганак: http://mic.tatarstan.ru/tat