Татар мәгарифе порталы
Татарстанда, апрельнең 30ына кадәр, Туган тел көненә багышланган чаралар үткәреләчәк.
Бүген Ислам мәдәнияте музеенда мәктәп балалары өчен “Туган тел бәйрәме” үткәрелә.
Иртәгә сәгать 14.00 дә Республика яшүсмерләр китапханәсендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең мәдәният хезмәткәре мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова белән китап укырга яратучы укучылар очрашуы уздырылачак. Әлеге китапханәдән хәбәр итүләренчә, балалар шул уңайдан шигырьләр өйрәнеп куйган.
26 апрель көнне исә, традицион рәвештә, Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы үткәрелә. Шул ук көнне, Г.Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уздырыла. Кич М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” елын ачылу тантанасы булачак. Шулай ук, 26 апрельгә кадәр Республика балалар китапханәсендә “Туган телем - Тукай теле” дип аталган күргәзмә дә эшли. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республиканың махсус китапханәсендә ай дәвамында “Туган тел көне” һәм “Йөрәкләрдә, аңда, телләрдә мәңгелек Тукай” дип аталган китап күргәзмәләрен карарга була. 30ына кадәр исә ТРның гавами китапханәсендә Туган тел көненә карата чаралар циклы гамәлдә. Болар барысы да ТР Мәдәният министрлыгының чаралар планына ярашлы итеп үткәрелә.
Чыганак: http://tatarile.org