Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Балаларны китапка авызландыруны, аларның үзләренә каләм тоттырып караудан башларга кирәк. Бу, чыннан да, бик кызыклы алым. Һәр бала үз гомерендә нинди дә булса шигырьме, хикәяме, сәяхәтнамәме язып карарга тиештер, дип саный яңа әдәби премияне оештыручылар.
Әти-әнисенә, дусларына сөйли алмаган серләрне кәгазьгә төшерү хикмәте ХХI гасыр баласына да хас сыйфат булып кала бирә... Бүген «Татмедиа» республика агентлыгында «Глаголица» дип аталган I республикакүләм балаларның әдәби премиясе проекты башлануы турында хәбәр иттеләр. «Счастливые истории» хәйрия фондының балалар өчен булдырылган бәйгесен оештырырга Татарстанның Фән һәм мәгариф, Мәдәният министрлыклары, «Татмедиа» агентлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе, «Рус географик җәмгыяте»нең Татарстан бүлекчәсе ярдәм күрсәткән.
«Ана кеше буларак, балалар өчен оештырыла торган бәйгеләр белән бик кызыксынам. Бигрәк тә, нәрсәдер язарга, иҗат итәргә этәрә торган проектларны хуплыйм. Менә инде егерме еллап «Алтын каләм»нең жюри рәисе булып торам. Шундагы күзәтүләремнән чыгып та, бездә талантлы балалар бик күп дип әйтә алам. «Алтын каләм» булачак журналистлар өчен булса да, анда бик күп шигырьләр, хикәяләр, эсселәр языла... Ә менә бәйсез «Глаголица» премиясенең барлыкка килүе бик куанычлы хәл. Мондый чараны уйлап тапкан кешеләрне хуплыйсы гына килә. Конкурсның ике – рус һәм татар телләрендә оештырылуы аеруча сөенечле. Үземнең дә 1 сыйныфта укый торган балам бар. Балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү катлаулы мәсьәлә», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Татарстан Дәүләт Советы башлыгы урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
Балалар китаплар укуы буенча Россия 32 ил арасында 28нче урынны алып тора. Инде хәзер Россия халкының (өлкәннәр арасында) 40 проценты китап укымый. 1970 елларда исә илдәге 80 процент гаиләләрдә балаларга китап уку гадәте булса, хәзерге вакытта бу күрсәткеч 7 процентка гына калган, ди «Счастливые истории» хәйрия фонды.
«Глаголица» балалар әдәби премиясенең төп максаты - әдәби мәдәниятны үстерү, гаилә укулары традицияләрен яңадан кайтару, иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, китапка мәхәббәт уяту.
Проектта 10-17 яшьлекләр түбәндәге номинацияләр буенча көч сынашачак:
- чәчмә әсәр, шигърият һәм эссе (рус телендә)
- чәчмә әсәрләр (татар телендә)
- француз, инглиз, немец телләредә басылган әсәрләрнең авторлык тәрҗемәсе.
«Счастливые истории» хәйрия фонды рәисе Ирина Хөснетдинова хәбәр иткәнчә, конкурс әсәрләре 2014 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә. Үз эшеңне бәйгегә җибәрү өчен www.glagolitsa-rt.ru сайтына кереп, теркәлү узарга кирәк.
Һәр хезмәт абруйлы жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Жюри төркемендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, рус язучылары Михаил Яснов, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Анна Русс, Тамара Крюкова бар.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә каралган. Моннан тыш бәйге лауреатларына танылган каләм осталарыннан сабак алу мөмкинлеге дә тудырыла.
«Балалар хыялланудан курыкмаска тиеш. Хыяллану адәм баласы өчен иң мөһим нәрсә. Хыяллану, аларны тормышка ашыру шәхес булып җитлегүдә зур роль уйный», - дип саный «Рус география җәмгыяте»нең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер.
«Китапханәче буларак, балалар китап укымый дип әйтә алмыйм, тик менә нәрсә укыганнары гына икенче мәсьәлә. Без еш кына китапханәдә төрле язучылар белән очрашулар үткәрәбез. Шунысы сөенечле, мондый очрашулар вакытында хәзерге заман балалары оялмыйча үзләренең язган әсәрләрен абруйлы язучыларга күрсәтүдән тартынмый. Остазларының киңәшләрен ала, төрле сораулар яудырырга да оялмый. Китап укыган бала - уйлый торган бала дигән сүз», - диде Казан шәһәренең Үзәк китапханә директоры Резеда Исмәгыйлева. Шулай ук Резеда ханым проектта җиңгәннәрнең әсәрләрен туплап, китап нәшер итергә, әсәрләрен сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Бу очракта, чыннан да, конкурсның нәтиҗәсе зуррак булачак.
Проектны оештыручылар конкурста 7-8 меңләп бала катнашыр дип көтә. Алар арасында киләчәктә танылган язучы дәрәҗәсенә ирешкәннәрен дә күрергә насыйп булсын.