Татар мәгарифе порталы
Татар теле атналыгы һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында мәктәбебездә бик күп чаралар узды. Актүбә 2 нче урта мәктәбе бу акциядә һәрвакыт активлык күрсәтә һәм татар телендә сөйләшергә өндәп төрле оешмаларга һәм җәмәгать урыннарына чыга. “21 февраль - Халыкара туган телләр көне” дип исемләнгән чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шагалиева Гөлназ Нәҗип кызы үткәрде.
Бәйрәмнең сценарие мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Үзәгендә 5 нче А сыйныфы укучылары булдылар. Алып баручы кызлар тамашачыларны 21 февраль көнен – Халыкара туган телләр көне буларак барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерделәр. Бәйрәмгә кунак булып килгән “әбиләр” бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белешеп, үзләренең моң-зарларын сөйләп киттеләр. Гараева Валерия, Шагалиева Гөлчәчәк, Хәйбрахманова Камилә күңелле җырлары белән “әбиләрнең” һәм тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Минаҗева Ренатаның күбәләктәй очып биюе барыбызның күңеленә хуш килде. Мифтахов Айдар, Шагалиев Илнур, Шәрипов Русланнар башкаруында “Шүрәле” җыры үтә дә дәртле яңгырады.
Тамашачылар бәйрәмне карап кына утырмадылар, үзләре дә актив катнашучылар будылар. Мавыктыргыч викторинада белемнәрен тикшерделәр һәм кызыксындыру бүләкләрен алдылар. Акция дәвам итә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Г.М.