Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Газета-журналларга - өйдән чыкмыйча гына
Гөлназ Талипова
11 апр 2014 - 17:38

Газета-журналларга - өйдән чыкмыйча гына

Яңалык

Хәзер газета-журналларга язылу минутлык эшкә әверелде. Моның өчен каядыр барырга яки чиратта торырга кирәкми. Бары тик интернетка кереп, «ТАТМЕДИА» (tatmedia.ru) сайтын ачу да җитә. Биредә җаның теләгән басманы сайлап, шунда ук аңа язылырга да мөмкин.

Барысы да бик гади: «ТАТМЕДИА» порталына керәсез һәм өстәге менюда «язылу» пунктын сайлыйсыз. Алдыгызда – басмаларның электрон каталогы. Уңайлы булсын өчен, темаларда «ТАТМЕДИА» ААҖ юлын табасыз һәм медиакомпаниянең барлык басмаларының (118 газета һәм журнал) исемлеге пәйда була.

Үзегезне кызыксындырган басманы табасыз һәм «сайларга» дигән төймәгә басасыз. Сервис сезгә нәрсә кирәк, барысын да «аңлатып» бирәчәк. Сәхифәдә кирәкле бөтен мәгълүмат урын алган. Газета күңелегезгә хуш килгән икән, тамгалар белән басманы кайсы айдан башлап алдырырга теләвегезне, китерү урынын һәм адресны (йорт, абонент тартмасы яки «сорап алганчыга кадәр») күрсәтегез, шуннан соң кәрзингә өстәгез.

Берничә газета-журналга да язылырга мөмкин. Кәрзиндә теге яки бу газета-журналның бәясе күрсәтелгән, биредә үк банк картасы ярдәмендә язылган басма өчен түләргә дә була. Электрон акчаларны санга сукмыйсыз икән, хат ташучы белән исәп-хисап ясый аласыз. Ул сезгә уңайлы вакытта өегезгә яки эшегезгә киләчәк. Сүз уңаеннан, очрашу урынын сайтта ук «билгели» аласыз.

Газета-журналларга электрон юл белән язылуны укучылар да бәяләде. Казанда яшәүче Ольга Иванова сайт аша икенче яртыеллыкка газеталарга язылган да инде.

- Әнием бик тә газета укырга ярата, әмма һәрвакытта та язылмый, акчасын жәлли. Ул районда яшәгәнлектән, газетага яздыру өчен үзем кайтып йөри алмыйм. Ә хәзер бик тә уңайлы. Эштән соң кич белән язылып та куйдым. Нибары берничә минут вакытны алды. Сине берничә газета-журналга яздырдым дип әниемә шалтыраттым инде, ул бик тә куанды, - ди Ольга.

Электрон каталогта бәяләр почтальондагы кебек үк. Өстәп түләргә туры килмәячәк. Ашыгыгыз! Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе июнь ахырына кадәр дәвам итә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2146
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өчен әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2015) ресурслар
Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өче...
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 6 нчы диск
18 175 0 Аудио
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"Тел вә милләт" тапшыруы. Халыкара Ана теле көне уңаеннан Рабит Батулла белән фикер алышу
28 075 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑