Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Казанда укучылар арасында химия буенча 50 нче Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды
Гөлназ Талипова
10 апр 2014 - 14:35

Казанда укучылар арасында химия буенча 50 нче Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

Яңалык

Казанда 4-10 апрель көннәрендә укучылар арасында химия буенча 50 нче Бөтенроссия олимпиадасы уздырылды. Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә аның ябылыш һәм җиңүчеләрен, призлы урыннарга лаек булганнарын бүләкләү тантанасы узды.

Татарстанның танылган яшьләр сәнгать коллективлары чыгышлары, аерым башкаручыларның музыкаль номерлары белән үрелеп барган тантанада мәртәбәле кунаклардан ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты ректоры Герман Дьяконов, мәгариф системасында җитәкче урыннарда эшләүчеләр, шул исәптән муниципалитетларның мәгариф идарәләре башлыклары, химия укытучылары катнашты.

Олимпиада сынаулары КФУның Бутлеров исемендәге Химия институты һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ) базасында үткәрелгән булып, анда Россия киңлекләрендәге 44 төбәктән 232 укучы үзен сынаган. Химик-фокусчы чыгышы белән ачылган бүгенге тантанада химия олимпиадасының видеокөндәлегендә күрсәтелгәнчә, анда катнашучыларның фикер төрлелеге чагыла: кайсыдыр, авыр, барысы да бик начар, эш бармый, дисә, барысы да шәп, дип баш бармагын канәгатьлек белән күрсәтүчеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, укучы балалар өчен бу үзен югары – илкүләм дәрәҗәдә сынап карау һәм Казан белән якыннан танышу мөмкинлеге, дип искәртелде.

Татарстан Республикасы башкаласы Казанда экология һәм химия буенча олимпиадалар уздыру мөмкинлеге биргән өчен, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка рәхмәт, дип билгеләп үтте чыгышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Сәләтле балалар белән эшләү Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлеше булып тора, киләсе уку елында да шундый олимпиадалар уздырырга ниятлибез, дип, министр республиканың химия өлкәсендәге җитештерү һәм кадрлар әзерләү куәтен, фәнни мөмкинлекләрен барлады, төбәкнең бу яктан көчле булуын басым ясап әйтте. КФУ Президенты М.Сәлахов исә әлеге университет ректоры булып торган галим Александр Бутлеровның Казан химик мәктәбенә нигез салучылардан булуын, илебездә төрле гасырларда дан казанган мәшһүр химиклардан Менделеев, Ломоносов, Зинин, Морковниковлар белән янәшә торуын горурлык белән әйтте. Казан федераль университеты белән Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты республикада химия фәне буенча һәм кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә – бу бик мөһим, дип басым ясап, республикада әзерлекле кадрлар булмаса, нефть химиясе тармагы да булмас иде, диде. Мәртәбәле кунак, шулай ук, Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрнең халыкара югарылыкта ил данын яклап катнашачакларын искәртеп, белем эстәүдә тагын да тырышырга өндәде. КФУ президенты М.Сәлахов та, ректор Г.Дьяконов та акыллыбаш укучыларны үзләре эшләгән югары уку йортларына абитуриент буларак килергә чакырды.

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының 50 нчесен, ә ул Татарстан Республикасы өчен – 5 нче, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт универсимтетының химия факультеты деканы Валерий Лунин рәислегендәге жюри бәяләгән һәм аның составына илнең әйдәп баручы югары уку йортларының танылган галимнәре кергән.

Аерым алганда, Татарстаннан шушы Бөтенроссия олимпиадасында, төбәк турында җиңеп, химия фәне буенча көчле 19 укучыдан торган команда катнашты. Арада 2се 8 нче класс укучысы булуын искәртеп, алар 9 нчы класслар белән бергә сынау узуларын һәм җиңүгә ирешүләрен белгертик. Алар – Казанның Вахитов районы 131 нче лицееннан Дмитрий Садыйков һәм Руслан Котляров. Аларның беренчесе олимпиада призеры булса, икенчесе, 224 балл җыеп, - җиңүче.

Тулаем алганда, Казан мәктәп, лицей һәм гимназияләре, шулай ук Чаллы гимназиясе укучылары да мәктәп укучылары арасында узган Бөтенроссия олимпиадасының призерлары һәм җиңүчеләре дип табылган. Арада республика башкаласның 131 нче лицееның хәтта 7 укучысы!

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1428
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

"Кошларга ярдәм итик"
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2014) ресурслар
Исемнең килеш белән төрләнеше
Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты)
18 484 0 Аудио
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух. I бүлек
39 974 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑