Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Камал театры язгы каникулларда яшь тамашачылар өчен спектакльләр тәкъдим итә
Гөлназ Талипова
14 мар 2014 - 21:07

Камал театры язгы каникулларда яшь тамашачылар өчен спектакльләр тәкъдим итә

Яңалык

Мәктәпләрнең язгы каникул көннәрендә, мартның 23сеннән 26сына кадәр, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яшь тамашачылар өчен махсус спектакльләр көтелә: Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия - «Кечтүкле уен» һәм Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакле, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

23 нче мартта сәгать 12.00 Камал театрының Зур сәхнәсендә – «Кечтүкле уен» спектакле була.

Спектакльнең режиссеры – Камал театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. «Кечтүкле уен» - татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән спектакль, ул алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы – Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырмы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманыбыз аларны җиңәрме?

Спектакль 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр өчен.

24 һәм 25 нче мартта сәгать 14.00дә Кече сәхнәдә агымдагы сезон премьерасы - “Авыл эте Акбай”.

«Авыл эте Акбай» - бик күпләргә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга мөмкин. Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һава киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю - бүреләр очравы бар. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайдан да тугры, эчкерсез иптәш таба алмасын аңлый. Һәм аны бергә барырга үгетли башлый. Әлбәттә, шундый хәтәр юлга Акбай Тәмлетамакның берүзен җибәрә алмый, бер көнгә генә барып килергә риза була. Ә әкиятнең дәвамы махсус нәни тамашачылар өчен куелган "Авыл эте Акбай" музыкаль спектаклендә.

Спектакль 1 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар өчен.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1523
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре
Айның иң яхшы ресурсы (Апрель, 2014) ресурслар
Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 1 нче диск
23 297 0 Аудио
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
43 182 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑