Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » “Казанда PR көннәре” фестивалендә катнашучылар һөнәри осталыкларын арттыра һәм социаль элемтәләр булдыра
Гөлназ Талипова
13 мар 2014 - 20:20

“Казанда PR көннәре” фестивалендә катнашучылар һөнәри осталыкларын арттыра һәм социаль элемтәләр булдыра

Яңалык

“Казанда PR көннәре”ндә студентлар мастер-классларда катнаша һәм коммуникацион проектлар тәкъдим итә. Фестивальнең барышы һәм аның кысаларында уза торган олимпиада турында “Татар-информ” МАдагы матбугат конференциясендә Ломоносов исемендәге МДУ дәүләт идарәсе факультетының чит телләр кафедрасы мөдире Людмила Минаева, Решетнев исемендәге Себер дәүләт аэрокосмос университетының иҗтимагый элемтә кафедрасы мөдире Алексей Михайлов сөйләде.

Исегезгә төшерик: фестиваль КНИТУ-КАИ базасында 10-14 мартта уза. Чара кысаларында Бөтенроссия студентлар реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә олимпиадасы оештырылган.

Людмила Минаева сүзләренчә, кайбер вузлар олимпиадага үз командаларын җибәрә алмый, чөнки үзгәрешләр процессы белән бәйле рәвештә Россия мәгарифе кайбер кыенлыклар кичерә. Вузлар берләшә, ябыла, үзгәртелә, укыту процессы схемасы үзгәрә. Болар барысы да вузларның командаларын чарага җибәрү мөмкинлеген финанслауга тәэсир итә. Ләкин ел саен фестивальгә Россиянең күп төбәгеннән студентлар килә. Быел Казанда Мурманск, Ульяновск, Түбән Новгород, Красноярск һ.б. шәһәрләрдән командалар ярыша.

Спикер билгеләп үткәнчә, бер вуз төрле конкурсларда барлык призлы урыннарны алган очраклар бар. Күп очракта тотрыклы, илкүләм рейтингта танылган белем бирү йортлары лидер була. Алар арасында - КНИТУ-КАИ, Решетнев исемендәге Себер дәүләт аэрокосмос университеты һ.б

Л.Минаева фикеренчә, студентлар өчен фестивальдә катнашу мөһим, чөнки һәрбер мондый чара яшь кешеләргә көчләрен сынап карау мәйданчыгы булып хезмәт итә. Россиядә мондый бик күп чаралар уздырыла. Решетнев исемендәге Себер дәүләт аэрокосмос университетында “Енисейда PR көннәре”н уздыралар, Барнаулда – “PR-Охота”.

Укытучылар гына түгел, һөнәри әзерлекнең дәрәҗәсен бәяли торган практиклар да жюри әгъзасы була.

“Яшь профессионаллар ничек тә булса үз осталыкларын арттырырга тиеш. Моннан тыш, алар горизонталь һәм вертикаль элемтәләрне урнаштырырга тиеш. Олимпиада форматы бик уңышлы эшләнелгән. Студентлар ничек проект әзерләргә кирәклеген белә һәм белгечләрдән профессиональ бәя ала. Мастер-класслар Казаннан гына түгел, ә башка шәһәрләрдән дә коммуникация осталары белән аралашырга мөмкинлек бирә”, - дип саный Алексей Михайлов.

Людмила Минаева ассызыклап үткәнчә, Казанда уздырыла торган олимпиада аерым статуска ия. Ул РФ Мәгариф һәм фән минисрлыгы эгидасы астында уздырыла торган бердәнбер Бөтенроссия студентлар реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр олимпиадасы. Министрлык фестивальнең регламентын һәм кагыйдәләрен раслый. Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм иганәчеләрдән бүләкләр ала. Акчалата премия төп бүләк була, ул соңыннан белем алу максатыннан кулланыла.

Катнашучылар конкурсларның берсендә рус һәм ингилз телләрендә чыгыш ясарга тиеш була.

Быел Россия фәнен таныту олимпиаданың темасы булган. Минаева фикеренчә, дөньяга Россиянең нефть һәм газга гына түгел, ә мөһим ачылышларга да бай булуын күрсәтергә кирәк. Алдагы елда Россия мәдәниятен чит илдә таныту чараның төп темасы була.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, фестивальне уздыруга гаризаны төрле вуз бирә ала. Ләкин ел саен КНИТУ-КАИ җиңеп чыга.

Л.Минаева киләсе елда да фестивальнең Казанда узачагына өметен белдерде.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1364
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2014) ресурслар
Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дә...
Гибасева Эльмира Мансур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Бии белмәсәң дә биетә. I. Бию марафоны
18 214 0 Аудио
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух. I бүлек
39 983 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑