Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казандагы медицина көллиятендә “Татар кызы” бәйгесе уздырыла башлады. Әлеге уку йорты шәфкать туташлары, фармацевтлар, фельдшерлар, акушерлар әзерләп чыгара. Ә татар балаларын бергә җыеп, бәйге үткәрү хыялы көллиятнең татар теле укытучысы Миңнегөл Субаева күңелендә әллә кайчаннан йөри. Бу эшкә алар информатика укытучысы Гөлнур Ногманова белән бергәләп тотына.
Идеяне көллият җитәкчелеге дә хуплый. Бәйге вакытында укучы кызларның яшеренеп яткан сәләтләре, иҗади осталыклары ачыла. Тәрбияви ягы да бар бит: гореф-гадәтләр искә алына. Миңнегөл Шәмсулла кызы чарага алдан ук әзерләнә, төн йокыларын калдырып, сценарий яза. 10 туташ чибәр, акыллы, белемле булуын күрсәтү максатыннан көч сынаша. Татар теле, медицина терминологиясе, дару үләннәре, күренекле хатын-кызлар хакындагы сорауларга җавап бирергә кирәк. Ул көнне сәхнәдә бишек җырлары яңгырый, тәмле аш-су исе тарала, кызлар кул эшләренә маһир икәнлекләрен күрсәтә, шигырь сөйли, җырлый. Г.Камал исемендәге театр артистлары Дания Нуруллина, Ирек Баһманов, Зөлфия Зарипова җиңүчеләрне билгелиләр. Алар да чараның яхшы оештырылуын, бик әзерлекле булуын әйтә. 1 нче урынны фармация бүлегеннән 2 курс студенты Миләүшә Кәлиева ала.
Кызлар бәйгесе көллият укучыларына шулкадәр ошап китә: кызлар мин катнашам да, мин катнашам дип тора. Хәтта егетләр дә, Миңнегөл Шәмсулла кызы янына килеп, безнең өчен дә үткәрегез әле, диләр. Ул тагын шуның белән истәлекле: 175 еллык көллият тарихында татар кызлары бәйгесе беренче тапкыр үткәрелә. Ә бу елның февраль аенда “Ак халатлы татар кызы” бәйгесен республиканың медицина көллиятләре арасында үткәрергә булалар.
Сценарийга үзгәрешләр кертәләр, аны тагын да баеталар. Анда Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Буа, Минзәлә, Түбән Кама районнарындагы медицина көллиятләре укучылары катнаша. Бәйгенең жюри әгъзалары – театр артисты Фәнис Җиһанша, эстрада җырчысы Илназ Сафиуллин, ТНВ каналы, “Сөембикә” журналы һәм Татар конгрессы вәкилләре. Бу юлы бәйгедә Минзәлә медицина училищесы шәфкать туташы Айзирә Хәмәдишина җиңеп чыга. Яшьләр берни белән дә кызыксынмый, ана телендә аралашырга теләми дип әйтү, күрәсең, дөрес түгелдер. Туган телгә мәхәббәтне Миңнегөл Субаева шикелле төрле чаралар ярдәмендә тәрбияләргә кирәк. Ул укыткан студентлар, әледән-әле республика, шәһәркүләм конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап тора. Мөгаллимә көллияттә артистлар һәм язучылар белән төрле очрашулар оештыруда да башлап йөри.
35 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан Миңнегөл Шәмсулла кызына телне ярату әнисеннән күчкән. Әнисе Рабига Камаева 50 ел балаларга ана теленнән белем биргән. Бу җитез ханым озак еллар Ютазы районында хатын-кызлар оешмасын җитәкли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була. Авыл халкы киңәшкә гел аңа килгән.
Балаларының дүртесе дә югары белемле. Рабига апа аларны, эш сөегез, максатыгыз булсын, авырлыклар алдында сыгылып төшмәгез, сабыр итегез, дип өйрәтә. Әйтерсең лә, ана йөрәге кызы Миңнегөл тормышындагы ачы сынауларны алдан сизенгән. Субаевалар гаиләсенә сынаулар бер-бер артлы килә. 30 яшендә Бөгелмәдә прокурор ярдәмчесе булып эшләүче уллары юл фаҗигасендә үлә. Егет берничә атнадан сөйгәне белән никахлашырга тиеш була, язмаган икән. Миңнегөл апа, елый-елый күңеленнән догалар укып, тынычланырга тырыша. Ире исә бердәнбер улы үлемен авыр кичерсә дә, күз яшьләрен күрсәтми. Ә күз яшьләрен тыярга кирәкми шул, кайгыны эчкә җыймыйлар. 60ны яңа тутырган ирне бала хәсрәте тиз аяктан ега.
Бер елдан Миңнегөл апа тормышында яңадан зур сынау – 37 ел бергә гомер иткән ире Фәриткә эштә инсульт була, 3 көн реанимациядә ята, аңына килә алмыйча үлеп китә. Олы кайгылар йөрәген яндырса да, Миңнегөл апа түзә, эшкә күмелеп онытылырга тели. Ярый әле кызы, туганнары һәм яраткан эше бар. Көчле рухлы укытучы, бик авыр вакытларында да якты уйларга урын калдырып, төшенкелеккә бирелмичә яши. Ә төп юанычы – Казанның 19 нчы гимназиясендә “бишле” билгеләренә генә укучы оныгы Мәдинә. Шөкер, буыннар чылбыры өзелми. Тагын шунысы кызык: Мәдинә дә киләчәктә шәфкать туташы булырга тели.
Чыганак: http://vatantat.ru