Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“2013 елда милли мәгариф системасында зур гына үзгәрешләр башланып китте. Бу – сөенечле үзгәрешләр. Җәмәгатьчелек тарафыннан моңа кадәр тәнкыйть утына тотылган проблемалар әкренләп хәл ителеп килә, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарә бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова. – Министрлыкта милли бүлек идарә итеп үзгәртелде. Республиканың район һәм шәһәрләрендәге мәгариф идарәләрендә милли мәгариф буенча җаваплы кеше булдырылды. Һәр районда татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган учреждениеләрдә ресурс үзәкләре оештырылды. Татарстан Мәгарифне үстерү институтында юкка чыгарылган милли кафедра кабаттан торгызылды. Татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр проблемасы бар иде. Быел башлангыч сыйныф укучылары өчен 3 юнәлештә 50дән артык дәреслек-комплектлар әзерләнеп, алар федераль үзәкнең раславын көтә. Моны уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз. Башка сыйныф укучылары өчен бу эш дәвам иттереләчәк”.
“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасына 7 елга 1 миллиард сум акчаның бүленеп бирелүе дә – сөенечле хәл. Моңа кадәр программаның финансы аның кадәр үк яхшы түгел иде. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, әлеге акчаны әрәм-шәрәм итмичә, туган телебезне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп тормышка ашыру максаты куела. “Ана теле” Интернет проекты татар телен өйрәнергә теләүчеләргә зур мөмкинлек тудырды. Туган тел укытучыларына да дәресләрдә бу технологияләрне куллану тәкъдим ителә. Татар теленә багышланган халыкара олимпиаданың беренче этабында 5 мең бала катнашкан. Алар арасында илнең 26 төбәге һәм Төркия, АКШ, Кытай кебек чит ил вәкилләре дә бар. Читтә яшәүче татарлар арасында татар телен безнекеләрдән яхшырак белүчеләр бар икән. БДИны русча бирдерү, татар мәктәпләрендә русча укыту кебек проблемаларны да телгә алды Лилия Әхмәтҗанова. “Әгәр җәмәгатьчелек, әти-әниләр татар телен укыту буенча бердәм булмаса, мәгариф системасы үзе генә зур адымнар ясый алмаска да мөмкин”, – ди ул.
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, БДИны татарча бирдерүгә Россия Мәгариф министрлыгының әмере зур киртә булып тора. Татарстан Дәүләт Советы бу мәсьәлә буенча Россиянең югары органнарына мөрәҗәгать итеп караган, әмма ул хәл ителмәгән. “РФ Конституциясендә Россиядәге һәр кеше үз телендә белем алырга хокуклы, диелгән. Ә БДИ – белем бирү түгелмени? Ул мәгариф системасында читтәге өлкәме? БДИ Конституциягә каршы килә. Без моның белән килешмибез, мөрәҗәгатьләрне алга таба да юлларга уйлыйбыз”, – ди депутат. Разил Вәлиев бүгенге мәгариф системасына татарның элеккеге халык педагогикасы алымнарын кертүне дә хуплый.
Сингапурча укыту алымнарына таянырга, әмма үзебезчә укытырга кирәклеген әйтә. “Без сингапурлылар да, финнар да була алмыйбыз, безгә татар булу да җиткән. Мәгарифнең бер аягы – белем, икенчесе – тәрбия. Әгәр шуларның берсе генә булмаса да, ул аксаячак”, – ди Разил Исмәгыйлевич. Татар теленең сафлыгы кимү дә борчый аны. Әгәр бүгенге телевизор, газета теле әдәбият теленә әйләнсә, бу коточкыч булачак, ди. Кәрәзле телефонны – кесә телефоны, бәрәңге чистартуны – бәрәңге әрчү дияргә, теш авырта дип түгел, теш сызлый дип сөйләргә куша. Чаңгыда шууны – чаңгы шуу дияргә кирәк, татар алай сөйләшми, дип хаталарны мисалга китерде.
“Мәгариф” журналына килгәндә, Республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова басманың электән үк укытучыга зур ярдәмче булуын, яшь буынны тәрбияләвен ассызыклады. Күптән түгел яңартылган басманың уңай якка үзгәрүе, аналитика, уйлануларга урын бирелүе телгә алынды. Журнал Мәгариф министрлыгы белән ныклы бәйләнештә торачак. Март аеннан “Мәгариф” журналының сайты эшли башлаячак. “Журнал эшчәнлегендә зур үзгәрешләр булыр дип көтәбез”, – диде “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева.
Чыганак: http://vatantat.ru
Фикерләр
qdb
6 Март, 2014 - 22:21
Permalink
берәр кешенең егэны конс. судына "бир"ергә теләге юкмы?
берәр кешенең егэны конс. судына "бир"ергә теләге юкмы?