Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тәмәке тарту баланы киләчәктә психоактив матдәләр куллануга да этәрә ала. Чөнки, нигездә, синтетик наркотиклар тарту катнашмалары буларак кулланыла.
Бүген “178нче номерлы белем бирү үзәге” муниципаль автоном белем бирү учреждениесендә “Мөстәкыйль балалар” нарткотикларга каршы проектын үстерү: нәтиҗәләр ясау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү” исемле семинар-җыелыш узды. Чара вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Пухова әнә шулай дип белдерде. Чарада шулай ук РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев һәм республиканың һәр муниципаль берәмлегеннән укытучылар катнашты.
Мәктәп укучыларына кечкендәдән үк тәмәке һәм аракы, бигрәк тә наркотиклар куллана башлауга юл куймау максатларында, республикада 2009 елдан “Мөстәкыйль балалар” проекты эшли. Беренче елны проект 10 муниципаль берәмлектә генә тормышка ашырылган, әмма хәзерге вакытта мондый берәмлекләрнең саны 45 кә җиткән. Хәзерге вакытта система 351 белем бирү оешмасында эшли.
Узган ел проектны тормышка ашыру буенча Лаеш, Нурлат, Әгерҗе районнарында шактый алга китеш күзәтелгән.
Юлия Пухова сүзләренчә, проектның төп максаты – белем бирү оешмасы вәкиле, укучы һәм ата-ана арасында контракт төзү. Моңа кадәр тәмәке тартканы булмаган өлкән һәм урта сыйныф укучылары өчен аның таләпләре бер үк диярлек - тәмәке, сыра һәм башка төрле алкогольле продукцияләр, психоактив матдәләр куллану тыела. Ә моңа кадәр тәмәке тартып караганы булучылар бер ай эчендә начар гадәтеннән арынырга тиеш, аннан соң ул, башкалар кебек үк, контрактта язылганнарны намус белән үтәргә тиеш була.
Контракт төзегән укучыларга бонуслы проект карточкалары бирелә. Ул кибетләрдә, чәчтарашханәләрдә, кафеларда, музей һәм театрларда, спорт корылмаларында ташламага ия булу мөмкинлеген бирә. Шунысын да әйтеп үтү мөһим – карточкалар республиканың теләсә-кайсы шәһәрендә, районында кулланырга яраклы. Проект кысаларында үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән укучылар апрель һәм ноябрь айларында профильле сменаларда ял итү мөмкинлегенә ия була ала.
Семинар-җыелыш вакытында проблемалар хакында да сүз булды. Мисал өчен, “Мөстәкыйль балалар” тормышка ашырылса да, кайбер белем бирү оешмаларында хәзергә кадәр укучыларга бонус карточкалары таратылмаган. “Балаларга карточкалар тапшырылган очракта гына оешма проектка кушылган дип санала”, - диде бу уңайдан Ю. Пухова, мәсьәләне хәл итүне тизләтүләрен сорап.
Проект кысаларында быел эссе, социаль реклама конкурслары, «Сообщи, где торгуют смертью”, «Легалка не пройдет» акцияләрен үткәрүне күз уңында тоталар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru