Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Түбән Камада эш сәфәре белән булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Энгель Фәттахов Түбән Кама предприятиеләре җитәкчеләре һәм нефть тармагы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары белән очрашты. Шәһәр җитәкчесе Айдар Метшин билгеләп узганча, барлык яклар да Түбән Кама предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү белән кызыксына. Яхшы әзерләнгән белгечләр, эшче кадрлардан башка бер генә предприятие дә алга китә алмый.
Түбән Камада нефть химиясе буенча ресурс үзәге ачу, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы предпряитиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә. Киңәшмәдә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы базасында шундый үзәк булдырырга тәкъдим иттеләр. Үзәк ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме һәм эш белән тәэмин итүчеләр финанславы белән гамәлгә куелачак.
Татарстанда төрле юнәлешләр буенча барлыгы 5 шундый үзәк ачу планлаштырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Югары икътисад мәктәбе белән бергә эшләнгән 2014-2020 елларда ТР һөнәри белем бирүне үстерү программасы кысаларында, аларны гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч булып тора.
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, 2014 елда республика ресурс үзәкләренә, эш белән тәэмин итүчеләр фианслаганда, 50 млн сумга кадәр акча юнәлдерәчәк. Бу, үз чиратында, ресурс үзәкләре урнашачак уку биналарының матди-техник базасын ныгыту мөмкинлеге бирәчәк. Белем бирү процессы да сизелерлек яхшырачак, чөнки белгечләрне шәһәр предприятиеләре белән бергә әзерләнгән махсус программа буенча укытачаклар.
Шулай ук очрашуда, 2014-2020 елларда ТР һөнәри белем бирүне үстерү программасы кысаларында, производство нечкәлекләренә өйрәтүче мастерларга грант ярдәме каралганлыгы әйтелде. Быел республика буенча иң яхшы 70 мастерның хезмәт хакына 7шәр мең сум күләмендә грант өстәмәсе каралган, шулай ук техникумга яки колледжга тармак предприятиесеннән килгән яңа 30 мастер да бу өстәмәне алачак.
Ресурс үзәкләре эшен күзәтчелек советы контрольдә тотачак. Бүген аның составына, беренче чиратта, производство җитәкчеләрен кертү тәкъдим ителде.
Түбән Камада ресурс үзәген 2014 елның язына кадәр гамәлгә кую планлаштырылган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru