Татар мәгарифе порталы
Кырым татарларының мөһаҗирлектәге танылган язучысы Чыңгыз Дагҗының “Куркыныч еллар” романыннан кинофильм төшерелә. Беренче сюжетларны төшерү эшләре 24 гыйнварда башлана. Кино төшерү платформасы Төркиянең Афьонкарахисар бистәсе янында һәм Болу районындагы Алатаулар дигән таулык җирлегендә урнашкан.
Билгеле булганча, “Куркыныч еллар” әсәрендә Чыңгыз Дагҗының тормыш юлы, Ватан сугышына катнашуы, алман әсирлегендә күргән авырлыклары, ә, тулаем алганда, кырым татарларының михнәтле тормышы тасвирлана.
“Кырымлы куркыныч еллар” дип аталачак бу фильмның сценариясен Нил һәм Атилла Үнсал язган. Төп рольләрне Мурат Йылдырым, Селма Әргәч, Бүләнт Алкыш, Гүлчин Сантырҗыоглу, Бурч Күмбәтлиоглу кебек Төркиянең танылган артистлары башкара. Кинога төшерү эшләрен чит илләрдә дә уңышлы хезмәтләре белән танылган “TFT Prodüksiyon” фирмасы алып бара. Режиссеры - Бурак Арлыэл.
Фильмны дөнья кинотеатрларына Америка Кушма Штатларындагы дөньяча күренекле “Warner Bros” ширкәте таратачак. Бу рәвешле, дөнья кино сәнгате тарихы Икенче Бөтендөнья сугышында төрки халыкларның ачы язмышын аңлата торган әсәр белән баетылачак. Шулай ук дөнья халыклары кырым татарларының гасырларга сузылган михнәтле яшәү рәвеше белән танышачак.
“Кырымлы куркыныч еллар” фильмын тәкъдим итү чарасы татарлар күпләп яшәгән Эскишәһир каласында уздырылыр дип көтелә.