Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның Яңа Савин районында, Татарстанда беренче буларак, лекотека барлыкка киләчәк. Аерым алганда, шушы районда төзелеп килгән 12 нче номерлы балалар бакчасында үсешендә проблемалы булган балы гаиләләргә психологик-педагогик яктан ярдәм итеп-күзәтеп тору өчен махсус төркем ачыла, балалар анда өлкәннәр белән аз вакытка гына килә. Бакчада логопед, дефектолог, психолог, психиатр кебек белгечләр эшләячәк.
Кичә Казан мэры Илсур Метшин 12 нче бакча төзелеше барышы белән танышты, аны шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов, бакча салу эшләрен алып барган “Акташ” төзелеш фирмасы вәкилләре озатып йөрде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
12 нче балалар бакчасы Сибгат Хаким урамында “Стамбул” паркы янында урнашкан. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, тирә-яктагы йортларда яшәүче 500ләп бала бакчага чиратын көтеп үсә.
Мэр И.Метшин тулаем шәһәр буенча балаларның бакчага урнашу чираты белән кызыксынды. “Өч яшьтән зуррак балалар буенча сорауларыбыз юк: чиратта нибары ике йөз бала, алары да әти-әниләре идарә тәкъдим иткән вариантлардан баш тартканнары. Ә инде бер яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар чиратта 13 меңләп җыела”, - дип аныклады И.Һадиуллин.
Балалар бакчаларына чиратларны бетерү максатыннан, былтыр Казанда 7 балалар бакчасы төзелә башлаган, хәзер аларның 120шәр урынлы 3се (Ломжа, Нокса авышлыгы, Ш.Усманов урамнарында) гамәлгә кертелгән. С.Хаким урамындагы 12 нче бакча исә, төзүчеләр сүзләренчә, төзелеше югары әзерлекле (75 процент) дип санала, тагын 2сендә төзелеш эшләре бара. Болардан тыш, республика программасы буенча Татарстан башкаласында, шул исәптән Отары, Вознесение, Кадышево һ.б. бистәләрдә дә, - барлыгы 26 балалар бакчасы төзеләчәк. Җыеп кына әйткәндә, Казандагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләргә 4,5 мең яңа урын өстәлә дигән сүз.
“Без бистәләрдә балалар бакчалары төзү турында хыяллана да алмаган идек... Хәзерге вакытта бик зур күләмдә эш башкарырга туры килә, ләкин бу сыйфат ягына сукмаска тиеш: хәзер экспертиза уздырырга, җәйгә төзелешне очлап чыгу өчен, әзерлек эшләре башкарырга кирәк”, - дип белдерде Илсур Метшин. 12 нче бакча төзелеше мәсьәләсендә, ниндидер төзәтмәләр кертергә кирәк икән, шушы этапта эшләп калырга, дип киңәш бирде мэр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru