Татар мәгарифе порталы
Сез монда
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиаҗитештерү берләшмәсе уку-җитештерү үзәге комплексы мәйданчыгында сәнәгать лазер технологияләренең “КАИ-Лазер” инжиниринг төбәк үзәге ачылды.
Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, IPG Photonics корпорациясенең беренче вице-президенты Евгений Щербаков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов ТР башлыгына КАИ-Лазер” инжиниринг төбәк үзәген тәкъдим итте. Ул үзәкнең стратегик партнеры - лазер технологияләре өлкәсендә дөньяви лидер IPG Photonics корпорациясе, дип сөйләде.
А.Гыйльметдинов сүзләренчә, быел “КАИ-Лазер” инжиниринг үзәген җиһаз белән тәэмин итүгә 439,5 млн.сум сарыф ителгән, шул исәптән, 60 проценты - федераль субсидия, 40 проценты – төбәк бюджеты акчасы.
Үзәк алдында берничә бурыч тора, аерым алганда, ТРның, соңыннан Россиянең машина төзлеше тармагын техник яктан яңартуга ярдәм итү.
Җепселле лазер технологияләренең универсаль һәм уникаль булуы аларны автомобиль, авиа- һәм вертолетлар төзелешендә, суднолар һәм станоклар төзелешендә кулланырга мөмкинлек бирә.
Кадрларны әзерләү турында сөйләгәндә, А.Гыйльметдинов: “Без белем бирә торган производство принцибын булдырырга һәм тормышка ашырырга телибез һәм, иң заманча җиһазларны кулланып, инженерия, эшчеләр кадрлары элитасын әзерләячәкбез”, - дип ассызыклады ул.
КНИТУ-КАИда кадрларны әзерләү һәм тикшеренүләр уздыру өчен, лазер технологияләре кафедрасы булдырылган, ул яңа фәнни юнәлешне – лазер адитив технологияләрен – эшләячәк.
“КАИ-Лазер” – вуз үсешендә төп элементларның берсе, дип билгеләде А.Гыйльметдинов. Планда – КНИТУ-КАИның эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча инжиниринг үзәкләре челтәрен - “КАИ-Парк” технология үзәген булдыру.
“КАИ-Лазер” үзәге партнеры турында IPG Photonics корпорациясе вице-президенты Евгений Щербаков сөйләде. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, 20 еллык тарихы булган компаниядә якынча 3 мең хезмәткәр эшли, үткән елда компаниянең финанс әйләнеше 570 млн. доллар тәшкил иткән.
Үзәк ачылышында лазер белән кисү станокларының берсе эшләтеп җибәрелде, анда тасма рәвешендә символик таблица ясалган.
Соңыннан кунакларга җиһазны һәм аның ничек эшләвен күрсәттеләр. “КАИ-Лазер” үзәге составына 11 яңа технология комплексы керә. Монда ук Россиядә иң куәтле 30-киловаттлы лазер белән кисү комплексы бар. 11 эшкәртү станогының 3се – дөньяда беренче үрнәкләр.
ТР Президенты күргәннәрдән канәгать калды. Аның фикеренчә, яңа “КАИ-Лазер” инжиниринг үзәген федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә кирәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru