Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел башкалабызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте. Болар – җиде тел белүче, тарих, рус теле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мөгаллиме Адриан Кунзи һәм 16 укучысы. “Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерләгән кунакларның Россиядә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынасы килгән.
Алар Милли музейда, Казан Кремлендә булды, Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр белән очрашып, татар мәдәнияте турында татарча чыгышлар тыңлады. Гимназиядә уздырылган “түгәрәк өстәл”дә укучылар татар мәдәнияте, Казан, Универсиада кебек темаларга, ә кунаклар Швейцариядәге сәясәт, белем бирү системасы, халык мифлары турында кызыклы чыгышлар ясады. Изге Болгар җирләренә дә сәяхәт кылдылар. КФУның филология һәм сәнгать институтының инглиз теле укытучысы Алсу Әшрәпова һәм аның студентлары яңа дусларын татарча биергә, “Йөзек салыш” уенын уйнарга өйрәтте.
Берничә дәүләт теле булган Швейцариядә һәр телне дә камил белгән яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Гимназистларның күбесе кимендә дүрт тел белә. Татарстанда ике дәүләт теле була торып та, татар гаиләләренең акрынлап манкортлаша баруын күрү, балаларның гына түгел, хәтта әти-әниләрнең, әби-бабайларның да туган телләрен белмәве яисә җимереп-сындырып сөйләшүләре күңелдә алар өчен оялу хисе тудыра. “Быелгы проект башкаларыннан күпкә аерылып тора. Ел дәвамында Интернет аша аралашып торсак та, Казанда безне нәрсә көткәнен ахыргача күз алдына да китермәдек. Ә безне бит могҗиза көткән ләбаса”, – ди Клара ханым.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat