Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кайбыч муниципаль районында 11 мәктәп автобусы 30 авылдан 6 мәктәпкә 395 баланы ташый. Татарстан Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 августындагы “Мәктәп автобуслары маршрутларын ачу турындагы нигезләмәне раслау турында”гы карары буенча, балаларны мәктәп автобуслары маршрутлары буенча йөртүнең заказчысы – җирле үзидарә органнары. Бу норматив акт буенча мәктәп транспортының паспорты формасы расланган, аны тутыру, раслау таләпләре булдырылган. Эшчәнлек Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИе белән килештерелгән.
Район мәгариф бүлегендә мәктәп автобусларының торышы, эшчәнлеге мәсьәләләрен контрольдә тотучы баш белгеч Рамил Зиннәтуллин сүзләренә караганда, шоферларның сәламәтлеген, аекмы икәнлеген тикшерү өчен район үзәк сырхауханәсе белән килешү төзелгән. Килешү нигезендә махсус билгеләнгән медицина хез¬мәт¬кәре, авылларда фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре шоферларны җентекләп тикшерә. Чөнки берәр күңелсез хәл килеп чыкса, аңа рейска чыгарга рөхсәт биргән медицина хезмәткәре дә җавап тота.
Мәктәп директорларының техник күзәтү үткәрергә хокук бирүче таныклыклары бар, алар Тәтеш, Казанда оештырылган курсларда укып кайткан. Балалар йөртүче автобусларның “ГЛОНАСС + 112” спутник навигациясе системасы җиһазлары белән тәэмин ителүе автобусның кайда икәнлеген, тизлеген компьютердан күрсәтә. Шуңа да маршруттан читкә китә алмыйлар. Укучыларны ярышка, бәйге-фестивальләргә, олимпиадаларга башка шәһәр- районнарга алып барырга кирәк булса, моны район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, мәгариф бүлеге начальнигы белән килештереп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, “ГЛОНАСС + 112” системасына хәбәр итәләр икән. Ерак юлга чыгар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре өстәмә техник күзәтү оештыра. “ГЛОНАСС + 112” системасының төзеклеген контрольдә тоту өчен “Цифрлы куркынычсызлык” фирмасы белән килешү төзелгән. Автобуста система сафтан чыкса, алар килеп ремонтлый, ай саен тикшереп торалар.
Әлмәттә балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы автобусларның төзеклеге, шоферларның эшчәнлеген тикшерү турында хат җибәргән. Шул хатка нигезләнеп, ЮХИДИ хезмәткәре, башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары мәктәп автобусларының торышына чираттан тыш тикшерү үткәргән. Анда транспорт чарасының техник хәле, “ГЛОНАСС” системасы булуы, шоферларның квалификациясе, юл документлары тикшерелгән, өстәмә инструктаж үткәрелгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru