Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Безнең максат – татар яшьләр оешмаларында эшләгән олы яшьтәгеләргә төрле чаралар аркылы үз вакытында алмаш әзерләү. Моның өчен яшьләрне укытырга, өйрәтергә, дөрес итеп юнәлеш бирергә кирәк. Шулай ук татар оешмалары каршында татар яшьләре оешмаларын ачтыру, булганнарының эшчәнлекләрен киңәйтеп җибәрү зарур”, - дип белдерде бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов V Яшь татар лидеры мәктәбен оештыруга багышланган матбугат очрашуында.
Төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары лидерларын барлау, аларга ярдәм итүне күз алдында тоткан әлеге чара агымдагы елның 4-5 декабрь көннәрендә Казан янындагы “Идел” яшьләр үзәгендә уза һәм яшьләр белән эшләүдә инновацион технологияләргә багышлана. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте, Республиканың яшьләр, инновацион һәм профилактика программалары үзәге, “Идел” яшьләр үзәгенең уртак проекты ел саен яңа өлкәне колачлый.
“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина хәбәр иткәнчә, Яшь татар лидеры мәктәбе Татар яшьләре көннәре дәвамы буларак оештырыла. Иң беренче елны татар оешмалары җитәкчеләре җыела, аннан соңгы елларда җәмәгатьчелек белән эш, ихтыярыйлар хәрәкәте, эшкуарлык мәсьәләләре күтәрелә. “Бүгенге көндә лидер дигәч, бөтен эшне эшләп килүче, бөтенесен тартып баручы яшьләр күз алдында килә. Бу, чыннан да, шулай. Әмма безнең мәктәпнең үзенчәлеге шунда: ел саен бер үк кешеләрне җыймыйбыз, төрле өлкәдәге лидерларны барлап, аларны шушы мәктәпләрдә укытабыз, алган белемнәрен үз төбәкләрендә файдаланырлык итеп өйрәтеп чыгарабыз”, - диде ул, быел әлеге чарада 15 төбәктән 40 кеше катнашачагын хәбәр итеп.
Мәскәү, Самара, Әстерхан, Ульяновск, Оренбург, Тула, Омск, Волгоград, Пенза, Төмән, Волгоград өлкәләре, Коми, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Ярославль шәһәре, Пермь крае яшьләре белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан вузлары педагоглары эшләячәк. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: быел Тула өлкәсеннән яшьләр Яшь татар лидеры мәктәбендә беренче мәртәбә катнаша.
Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, татар оешмалары милләтебез турында сөйләүче чаралар үткәрүче генә түгел, үзебезнең бай тарихыбызны, бай традицияләребезне башка халыкларга, җәмәгатьчелеккә җиткерә алырлык, дәүләттән грантлар яулап алу серләрен белгән яшьләребез дә булырга тиеш.
Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: Казанда узачак чарада лекция һәм семинарлар, “түгәрәк өстәл” утырышлары, диспутлар вакытында яшьләрне проектлар язарга, социаль проектларны тормышка ашырырга һ.б. өйрәтәчәкләр. Алар өчен махсус тренинглар оештырылачак, җитәкче яшьләргә идарә итү серләрен төшендерәчәкләр. Форумда телне саклау проблемалары да читтә калмаячак. Шулай ук төбәкләрдән килгән яшьләрнең үз тәҗрибәсе белән уртаклашу гадәткә кереп бара. Яшьләр, биредән көч алып, рухланып кайтып китә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru