Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу көннәрдә Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (КФУ) берьюлы ике фәнни-гамәли конференция уза: “Чит тел буларак Россия һәм якын чит ил телләре” һәм “Чагыштырма филология һәм полилингвизм”. Аларның тантаналы ачылышы кичә булды.
Пленар утырышны башлар алдыннан Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмәкәев кунакларны киләсе елга Казан федераль университеты юбилеена чакырды. (2014 елда элеккеге Казан Император университетына 210 ел тула – Авт.)
Исеменнән аңлашылганча, конференцияләрнең беренчесе рус, татар һәм башка телләрне чит тел буларак укытканда килеп туган гомуми проблемаларны алгы планга чыгара. Әйтик, БДБ илләрендә рус, татар телләренең хәзерге хәле ничегрәк, югары уку йортларында телләрне укытуда нинди традицияләр һәм яңа алымнар бар. Конференциядә, Россиянекеләр белән берлектә, Казахстан, Украина галимнәре, шулай ук Германия, Төркия, Кытай, АКШ вәкилләре катнаша.
Әдәбият, мәдәният, телләрне бер-берсе белән чагыштырып өйрәнү хәзерге заман рухына, ихтыяҗына җавап бирә. Шуңа да “Чагыштырма филология һәм полилингвизм” конференциясенең әһәмияте бүгенге заман күзлегеннән чыгып бермә-бер арта. Бу фәнни чарада көн кадагында торган бурычларны ачыклау, аларны чишү мәсьәләләрен күрсәтү күздә тотыла. Катнашучылар полиэтник һәм динара мохиттә филология, ике телдә белем бирүнең нәзари һәм гамәли әһәмияте, социо- һәм этнолингвистиканың актуаль проблемалары кебек сорауларга җавап эзләячәк. Әлеге чарага ватандашларыбыздан тыш шулай ук БДБ илләре, Бельгия, Польша, Испания, Украина вәкилләре җыелды.
Тантаналы ачылышта чит ил кунаклары чыгышында чит тел буларак төрки һәм рус телләрен укыту темасына булган фикерләр аеруча еш яңгырады.
Истанбул университетының Евразия институты директоры урынбасары, доцент Исмәт Бинәр конференциягә укытучыларны Төркиягә чакыру нияте белән дә килгән. Мәгълүм булганча, анда төрки телләрне укытуның камил системасы булдырылган. Алай да чит тел буларак төрек һәм рус телләрен укытырга белгечләр җитми.
Исмәт Бинәр укытучыларны гына түгел, ә студентларны да югары уку йортлары арасында бара торган алмашу программалары буенча үзләрендә көтеп кала. Истанбул университеты студентларын да КФУга укытырга җибәрергә җыеналар. Төгәл җавап ишетер өчен, ул залда утыручы коллегаларыннан: “Аларны кабул итәсезме?” – дип тә сорады.
Пекин халыкара белем бирү университетының рус теле факультеты деканы Чжан Хуэйцинь чыгышы кызыклы иде. Бу югары уку йортында белем алучы студентларның яртысы уку стажировкасын КФУда үтә икән. Татарстанда аспирантурага да калучылар шактый. Пекин университетының Казан университеты белән хезмәттәшлек итүенә инде 15 ел.
Кытайда рус телен моннан 300 ел элек укыта башлаганнар. 2009нчы елда рус телен 10 меңнән күбрәк укучы өйрәнеп, аларны 1000 укытучы укытса, хәзер алар саны шактыйга күбрәк.
Чжан Хуэйцинь әйтүенчә, Кытайда чит телләрне өйрәнү бик ук уңышлы бармый. Ул үз университетларындагы 2012 елда төзелгән яңа уку программасы белән дә таныштырды. Кытай-Россия арасындагы хезмәттәшлек ярдәмендә кытай студентларның күбесе рус телен өйрәнергә омтыла, дип белдерде.
Россия дәүләт гуманитар университетының чагыштырма тарих һәм әдәбият кафедралары урынбасары, “Вопросы литературы” журналының баш мөхәррире Игорь Шайтанов рәхмәт йөзеннән конференция хуҗаларына үз китапларын тапшырасы булган. Ни кызганыч, Казанның зур китап кибетендә популяр булган сериядәге әлеге китаплар, гомумән, булмаган.
Ике көн дәвамында галимнәр төрле секцияләрдә чыгыш ясап, четерекле проблемалар хакында фикер алыша. Алар өчен фәнни чарадан тыш эчтәлекле мәдәни программа да каралган.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt