Татар мәгарифе порталы
Татарстанның Милли музеенда 28 ноябрьдә әниләр көне уңаеннан “Аналарга гимн җырлыйм” дигән чара үткәрелә.
Идел буеның иң эре музее – Милли музей тупланмалары хатын-кызлар эшчәнлеген төрле яктан яктырта. Элек-электән әниләр гаилә учагын саклаучылар һәм кайгыртучан хуҗабикәләр генә түгел, ә үз халкының гореф-гадәтләрен саклаучы осталар да булган.
Россиядә ноябрьнең сонгы якшәмбесендә әниләр көне уздырыла. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, күңел җылылыгын бирүче барлык әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәткәрләре.
Татарстан Милли музее һәр ел саен әниләр һәм балалар өчен махсус чаралар уздыра. 28 ноябрьдә музей бәйрәмгә Казан шәһәренең күп балалы гаиләләрен чакыра. Сәгать 14.00дән 16.00га кадәр музей кунаклары әниләр һәм балачак тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша алачак, аларны “Җанлы экспозиция” геройлары озатып барачак. Әти-әниләр балалары белән берлектә төрле бәйгеләрдә катнашып, табышмакларга җавап эзлиячәк. Ә сәяхәтнең ахырында җиңүчеләргә Бөек патшабикә Екатерина II шәхсән үзенең истәлекле бүләген тапшырачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
Сәгать 16.00дан 18.00гә кадәр әниләр сабыйлары белән остаханәләрдә үз куллары белән уенчыклар ясап, вакытларын файдалы итеп үткәрә алачак.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt