Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уильям Шекспир үз әсәрләренең популярлыгы гасырларга сузылачагын сиздеме икән? Дөньякүләм танылган инглиз драматургы 16 гасырда мөһим булган мәсьәләләрнең ХХI йөздә дә актуаль яңгыраш алачагын күз алдында тоткандыр, күрәсең...
Шекспир әсәрләре татар сәхнәсендә еш куела. Ләкин аның дан казанган “Гамлет” трагедиясенә алынучылар юк дәрәҗәсендә. 1921 елда татар сәхнәсендә Гамлет ролен Мөхтар Мутин башкарган. Шул куелыштан соң дөнья классикасына алынырга җөрьәт итүчеләр күренмәгән.
Кәрим Тинчурин театры “Гамлет”ны сәхнәләштерә дигән яңалык таралгач та, күпләр гаҗәпләнде, сәерсенде. Татарда Гамлетны уйнарлык ир-ат бармени дип шикләнүчеләр дә булды.
Ә режиссер Рәшит Заһидуллин Гамлетны татар сәхнәсенә чыгару идеясе белән күптән янып йөргән икән бит. Хәер, Б.Брехтның “Кураж ана һәм аның балалары”, П.Бомаршенең “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, Мольерның “Галиҗәнап де Пурсоньяк”, Ф.Г.Лорканың “Бернардо Альба йорты” әсәрләрен татар сәхнәсенә куюы белән милләттәшләребезнең игътибарын классик хәзинәгә юнәлтү җәһәтеннән кыю адымнар башкарган иде инде.
“Гамлет” Шекспирның иң озын пьесаларыннан санала. Аның инглиз версиясендә 4042 юл, барлгыгы 29551 сүз бар икән. Ләкин ул татар сәхнәсендә, кайбер сәбәпләр аркасында, тулысынча куелмаган, әлбәттә. Шигъри пьесаны русчадан атаклы фольклорчы, галим, драматург Нәкый ага Исәнбәт тәрҗемә иткән.
Спектакль – фойеда!
Беренче мизгелләрдән үк, купшы исеме белән генә түгел, тамашачыга тәкъдим итү формасы белән дә игътибарны җәлеп иткән сәхнә әсәрен режиссер театр фойесына чыгарган. Фойеның архитектура бизәлеше дә вакыйгалар тасвирлана торган чорга аваздаш. Аз санлы тамашачы өчен тәгаенләнгән залда артистлар уч төбендәге сымак күренә. Сәхнә бизәлешен фәкать утлар һәм Дания Короленең портреты эленгән балкон, күренешләргә карап үз вакытында чыгарылган өстәл, урындыклар, банкеткалар һ.б. гына тәшкил итә. Рәшит Заһидуллин Урта гасыр купшылыгы, барокко костюмнары зиннәтлелегенә актерларны төрмичә, махсус рәвештә күрәләтә гадилеккә омтыла. Ул тамашачының фикерен Гамлет уйлануларының тирәнлегенә юнәлтә сыман. Тинчурин артистлары өчен мондый эксперимент җиңелләрдән бирелмәгәндер, мөгаен.
Ләкин беренче күренештән үк артистлар үзләрен бик табигый тотты. Зал акустикасы да алар файдасына булды, минемчә. Шекспир геройлары үзара шигъри телдә аралаша. Кигән заманча киемнәре дә, төп геройның дуслары авызындагы сагызлары да, кара күзлекләре дә Шекспир күтәргән мәсьәләләрнең бүгенге җирлектә дә актуаль булуына режиссерның ишарәсе кебегрәк кабул ителә.
Спектакльне карап утыручылар үзләре дә сизмәстән урта гасыр вакыйгаларына чума, спектакль белән диалогка керә... Әтисен үтерүчедән үч алырга теләгән Гамлетны тынычландырырга, дөрес юлга борып җибәрергә бер мин генә ымсынмаганмындыр. Ике адым гына атлап Гамлетның башыннан сыйпыйсы, “Синең күңелеңне үч караңгылыгы каплаган, йөрәгеңә пычрак җыйма! Кичерә бел, балакай...” - дип юатасы килеп утырды.
Фойе балконындагы мезансценалар әсәрнең гомуми тукымасына колорит өсти. Ниндидер бер сихри җанлылык уята. Әйтерсең лә вакыйгалар күктә һәм җирдә бара.
Генералга җитәргә хыялланмаган солдат булмаган кебек, Гамлет образын гәүдәләндерергә ымсынмаган ир-ат артист та юктыр, мөгаен. Тинчурин сәхнәсендә аны яшь, шактый өметле күренгән артист Артем Пискунов уйнады. Принц ролен егет яратып башкара. Эчке күңел бәрелешләрен, һәрдаим эмоцияләр чолганышындагы халәтен спектакль буена (3 сәгатькә якын) саклый ала.
Гамлет-Пискунов залдагы тамашачыны күзе белән бораулый, фәлсәфи бәргәләнүләр тулы карашны күтәрә алмаган тамашачының хәттә тән температурасы күтәрелер дәрәҗәгә җитә...
Ту би ор нот ту би
Спектакль гаиләдәге мөнәсәбәтләргә юнәлтелгән. Адәм баласына җан тынычлыгы, гаилә җылысы җитми икән, ул шәхес буларак юкка чыга башлый. Әтисенең үлеме, әнисе Гертруданың иренең энекәшенә кияүгә чыгуы яшь принцны чыгырыннан чыгара. Тирә-юньдәгеләрнең хыянәте Гамлетны акылдан язар дәрәҗәгә җиткерә.
Король хатыны Гертруда образын Җәмилә Әсфәндиярова башкара. Патша хатыннарына хас горур, вәкарьле ханым улы язмышы өчен борчылучы затлы ана буларак гәүдәләндерелә. Икенче бер образ - Полоний (Корольның якын хезмәтчесе) ике бала атасы, кайгыртучан, балаларын һәрвакыт тәрбиядә тотучы буларак тасвирлана. Артист Зөфәр Харисов үз образын җиренә җиткереп башкарды. Яраткан кызы Офелия әтисенең үлеменнән соң акылдан яза. Саф күңелле кыз образында Резедә Сәләхованы күрдек.
Соңгы елларда Тинчурин театрына өметле яшьләр килде дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Шундыйлардан Горационы уйнаган Зөлфәт Закировны телгә алып узасы килә. Зөлфәт ныклы адымнар белән татар театр сәнгатенә кереп баручы актер буларак бу юлы да сынатмады.
Гамлет атасының өрәген Шамил Фәрхетдинов башкара. Эпизодларда күренеп кенә алса да, образ истә калырлык итеп эшләнгән. Көчле, “җәһәннәмнән килгән” тавыш залдагыларны, чыннан да, сискәндереп җибәрә. Даниянең мәрхүм королен бар затлылыгы белән бирә алган Шамилгә афәрин диясе килә. Заманында Шекспир нәкъ үзе үк бу образны башкарганлыгы да мәгълүм.
Ә менә Гамлетның атаклы “To be or not to be” фразасы спектакльдә инглиз телендә яңгырый. Нишләп аны “Яшәргәме, юкмы” дип яңгыратмаганнардыр? – дигән сорау күңелне кытыклап алды алуын.
Урта гасырлар рухын “артистлар гаиләсе” Илгизәр Хәсәнов, Айгөл Галиуллина, Рәмис Кәримовлар җиткерде. Алар ул чордагы тамаша-театрының бар нечкәлекләрен дә төгәл тапшыра алдылар. Өстәвенә, актерларның музыкант осталыгы да спектакль тукымасына табигый рәвештә ятты. Айгөлнең скрипкада, Рәмиснең урта гасыр кураенда уйнавы тамашаның хаклыгын, ышандыру көчен арттыруда янә бер мөһим һәм отышлы штрих булып тора.
Шекспир татарга да якын икән бит...
Мәхәббәт, тынгысызлык, эзләнү, шикләнү, үлем - адәм баласына хас сыйфатлар. Яшәргәме, әллә юкмы? Дөресен сөйләргәме, әллә юкмы? Булыргамы, булмаскамы? Бу сораулар безне гомер буе озата килә. Халкыбыз бу сорауга үзенең фәлсәфи җавабын биргән дә шикелле: “Егет булсаң, ут бул; ут булмасаң, юк бул!” – ди бит ул. Тик шунысын да онытмаска кирәк: татарга сабырлык дигән сыйфат та хас. Бу безнең хак динебез исламдагы хәятебез, Рәсүлебез үрнәгендәге күркәм яшәешебез казанышы. Бердәнбер Илаһыбызга тәвәккәл кылуыбыз, инануыбыз безне катлаулы дилемма алдына килеп басудан саклый. Гамлетның сабырсызлыгы, үч алырга тырышуы исә ничә үлемгә китерде...? Ахыр чиге ул үзе дә һәлак була.
Тинчуринлыларның классикадагы иң катлаулы үрнәккә алынуы хуплауга лаек. Даһи Шекспирны искә төшереп, тамашачы күңелен “кытыклап”, фәлсәфи уйлануларга азык биреп тору – игелекле эш. Профессиональ театрның төп вазифасы да шул бит инде!
Чыганак: http://tatarile.org