Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирүне гомуми белемнең беренче баскычы буларак аның составына керттеләр. Бу мәктәпкәчә белем бирү хезмәтенең, тәрбия-белем процессының сыйфатын арттыру бурычын куя. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифиингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте.
Министр әйтүенчә, балага индивидуаль мөнәсәбәт булырга тиеш. Җитди бурычларның берсе булып, балалар бакчаларында тулы сыйфатлы ашатуны оештыруны тәэмин итү санала.
“Мәктәпкәчә белем бирү программасының эчтәлегенә игътибарны юнәлтү зарур. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оешмаларда күрсәтелүче хезмәтләрнең киң спектрыннан гыйбарәт. Сәнгать иҗаты, музыка, физкультура, математика, сөйләм үсеше – болар барысы да балалар бакчалары тарафыннан республика бюджеты субвенцияләре хисабына бушлай күрсәтелә һәм түләүле хезмәтләр белән алмаштырыла алмый”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Министр әйтүенчә, соңгы вакытта министрлыкка өстәмә түләүле хезмәтләр буенча мөрәҗәгатьләр күпләп килеп ирешә. “Өстәмә түләүле хезмәтләр мәҗбүри төстә була алмый. Бу бары тик ата-ана теләге белән генә. Мин бүген моңа басым ясарга мәҗбүрмен, чөнки күпләр өстәмә түләүле хезмәтләрне баланы бакчада карау өчен ата-аналар түли торган акча күләменең үзгәрүе белән бутый”, - ди Энгель Фәттахов.
Министр вәгъдә иткәнчә, ата-ана түли торган акча күләме артса да, түгәрәкләрнең бәясе артмаячак. Шулай да балалар бакчаларында белем бирү сыйфатына таләпчәнлек җитдиләнәчәк. Мәктәпләр рейтингына тиңдәш итеп, балалар бакчалары рейтингын да төзергә кирәк, ди Энгель Фәттахов.
Министр җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2013-2015 нче елларда республикада балалар бакчаларында өстәмә рәвештә 30 мең 859 урын булдыру ниятләнә. “Быел без беренче мәртәбә федераль үзәктән өстәмә урыннар булдыруга 962 миллион сум күләмендә финанс ярдәмен алуга ирештек”, - ди ул.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat