Татар мәгарифе порталы
Сез монда
28 октябрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чара булачак. Берлекнең эшчәнлегендә менә инде 45 ел дәвамында Актерлар йорты да аерым урын биләп тора.
Татарстанның Театр әһелләре берлеге үзендә республиканың 17 театрын берләштерә. Берлек канаты астында торучыларга төрле яктан ярдәм күрсәтә. Социаль-агарту проектлары (конкурс, фестивальләр) төбәктә генә түгел, ә Россия күләмендә оештырыла. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре җыела торган, балаларга сәнгати тәрбия бирү урыны гына түгел, ә театраль экспериментлар уздыру платформасына да әверелде.
Юбилейга багышланган программа киң һәм эчтәлекле. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә Лядской бакчасында башланып китәчәк, ди чараны оештыручылар. Биредә курчак тамашалары өчен шалашлар куела, пантомима артистлары һәм клоуннар чыгышлары шар, татлы күчтәнәчләр өләшү белән үрелеп барачак. Театраль парад бәйрәмгә тантаналык өстәр дип көтелә.
18:00 сәгатьтә исә Актерлар йортында концерт башлана. Монда республиканың 16 театры, берлекләр үз котлауларын җиткерәчәк. Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары, Театр әһелләре берлегенең Грант сертификатлары да тапшырылачак. Шулай ук III “Ирекле сәхнә” режиссер лабораториясе җиңүчеләренә дипломнар да биреләчәк.
Бәйрәм кичәсендә театр сәнгате эшлеклеләре: режиссерлар, актерлар, рәссамнар, республиканың 16 театр директорлары, сәхнә ветераннары катнаша. Чараларга Россиянең Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин һәм башка кунаклар килүе көтелә.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt