Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәпләр астрономия фәне барлыгын биш ел элек онытты инде. Татар галимнәре арасында исә, безнең Җирдә эшлисе эшләребез күп, нәрсәгә безгә Галәм, диючеләр дә бар. Ә менә Арча районының Яңа Кенәр лицее укучыларда Җиһанга карата мәхәббәт тәрбияләвен дәвам итә.
Лицейда 9-10 нчы сыйныфларда “Безнең җиһан”, 5-6 нчы сыйныфларда “Йолдызлы күк. Астрономиягә кереш” дигән электив курслар укытыла. 7 нче сыйныф укучылары түгәрәккә йөри. “Бүгенге укучылар Җиһанны күз алдына китерә алмыйлар, Гагариннан башка космоска очучыларны белмиләр. Тарих, әдәбият һәм башка дәреслекләрдә дә җиһангирлар турында мәгълүмат юк.
Мәктәпләргә астрономияне генә түгел, беренче сыйныфтан башлап Җиһан темасын кире кайтарырга кирәк. Барлык фәннәрдә дә әлеге темага урын бирелергә тиеш дип саныйм. Элек Җиһанга һәм җиһангирларга багышланган шигырьләр, җырлар, фильмнар бар иде. Бүген юк дәрәҗәдә. Бөек фәлсәфәче Кантның: “Дөньяда мәңгелек хозурлануга лаек булган фәкать ике әйбер генә бар: йолдызлы күк һәм кешенең әхлагы”, – дигән сүзләрен онытмыйк. Мәктәпләр даими рәвештә Җиһан турында сөйләргә тиеш”, – ди лицей укытучысы, “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе, күптән түгел дөнья күргән “Җиһангирлар, Галәм безне көтә” дигән китап авторларының берсе Хәлил Гайнетдинов.
Җәй көне лицей базасында район балалары өчен шушы юнәлештә лагерь да оештырганнар. Районның физика, астрономия укытучылары өчен курслар үткәргәннәр. Галәм серләрен өйрәнеп кенә калмыйча, остазлары сәләтле балаларны танылган космос очучылары белән дә очраштырырга вакыт таба. Июль аенда Арча укучылары РФ Дәүләт Думасында дөньяда беренче булып космоска очучы хатын-кыз Валентина Терешкованың Галәмгә очуына 50 ел тулуга багышланган чарада катнашкан. “Йолдызлы эстафета” илкүләм бәйгедә бишенче урынны яулаган Арча укучысы Гөлсинә Гайнетдинова “Җиһангирлар бакчасы һәм урманнары”, “Минем сыйныфым – Җиһанда” проектларын тәкъдим иткән. Яз аенда алар мәктәп бакчасында Терешкова хөрмәтенә чияләр утырткан булса, киләчәктә җиһангирларга (үзен җиһан кешесе итеп хис итүче) багышлап эрбет чикләвеге бакчасы үстермәкчеләр. Гагаринның Галәмнән Җир белән элемтәдә кулланыла торган исеме “Кедр” була. Урман хуҗалыгына үсентеләр алып кайтырга заказ бирергә исәп тоталар. Валентина Терешкова да чарада катнашырга теләк белдергән. Укучылар бу вакыйганы инде бүгеннән үк көтә.
Узган ярты гасырда 35 илдән 530 дан артык очучының Космоста булганлыгы билгеле. Алар арасында руслар, американнар, французлар, японнар һәм башка милләт вәкилләре бар. Очучылар исемлегендә чуаш, украин, үзбәк, белоруслар күптән теркәлгән. Галәмгә хәтта гаиләләре белән, әтиле-уллылар, игезәкләр оча. Әмма алар арасында бер генә татар да юк. Татар халкы инде күптән үз Гагаринын көтә.
Бүгенгә кадәр очучы булырга дәгъва кылучылар булса да, алардан очучы чыкмый. Гагарин отрядында Марс Рафиков дигән очучы булса, тарихта аларның саны – 11. Әмма алар очмый кала. Алар арасында Рафаэль Закиров, Зөфәр Габидуллин, Ансар Шәрәфетдинов, Марс Фәткуллин һәм башкаларны атарга була. “Хәзерге вакытта татарлар арасында Галәмгә очардай кешеләр бар. Мәскәү өлкәсендә Гагарин исемендәге очучылар әзерләү үзәгендә Айдар Бикмучев эшли. Таҗикстанда туса да, әти-әниләре туган якка – Әлмәт районының Кичучат авылына күптән күченеп кайткан. Ул безнең беренче җиһангирыбыз булырга мөмкин. Америкада яшәүче җырчы Мәсгудә Шәмсетдинованың улы Надир Баһавиев бүген үзенең шәхси аэрокосмик компаниясен булдыру өстендә эшли, шәхси очкычын әзерли. Надирның Галәмгә Америкадан күтәрелүе ихтимал. Мин беренче очучы Фәрит Әюпов булыр дип уйлыйм. Чуашстанның Шыгырдан егете Фәрит Америкада Җиһанга турист буларак очарга гариза биргән. Шунысы да кызык: аның хәләл җефете Ләйсән 12 апрельдә туган, кияүгә чыкканчы ул Космонавтлар урамында яшәгән. Фәрит космик туризм белән шөгыльләнер дип фаразлыйм, – ди галим. – Татарлар кешелекнең космик куәтен үстерүдә катнашырга тиеш.
Космонавтика өлкәсендә космик туризм инкыйлаб булып санала. Бүген Галәмгә профессиональ космонавтлар гына түгел, очу өчен түләргә акчасы булганнар да менә ала. Очраклы гына түгел, чиратта Анатолий Чубайс та бар. Россия корабларында орбитада атналык сәяхәт 35-45, ачык Галәмгә чыгу (ике атналык сәяхәт һәм өстәмә әзерлек) – 55 миллион долларга төшә. Россиянең финанс мөмкинлекләре аркасында космик корабларның саны чикле. Туристларны Галәмгә менгезеп, ул елга 1 миллиард доллар акча эшли алыр иде. Дөньяда Айга 100 млн доллар түләп менәрдәй иң кимендә мең кеше бар, димәк, бу проектка бер көн эчендә 100 миллиард доллар акча җыеп алырга була”.
Хәлил Гайнетдинов белдергәнчә, бүген нефтьне, газны, су запасын да Җирдән түгел, киресенчә Күккә менеп, яңа фототехнологияләр кулланып эзләргә кирәк. Мондый тәҗрибәне дөньяда беренчеләрдән булып Казан аэрокосмик приборлар төзү институты куллана инде. Казан белгечләре еш кына контракт нигезендә эшләрен чит илләрдә башкаралар.
“1970 елда дөньяда 3,5 миллиард кеше яшәсә, соңгы 40 ел эчендә халык саны ике тапкыр арткан. Яңадан 40 елдан кешеләр саны 12 миллиардка җитәчәк дип фаразлый ул. Җирнең ресурслары чикле буларак, Кояш системасының төрле объектларын (планеталар, астероидлар, кометалар) куллану, беренче чиратта, Ай һәм Марсны үзләштерү күздә тотыла. Моның өчен бик күп җиһангирлар, халыкара проектлар кирәк булачак. Америкада ирекле рәвештә Марска язылучыларны барлыйлар инде”, – ди Хәлил Шәйхенур улы.
Чыннан да, бүген мәктәпкә компьютерлар гына түгел, телескоп, обсерватория, планетарийлар да кирәк. Телескоплы халык цивилизациянең югары баскычында тора. Соңгы вакытта укучыларның белем сыйфатын күтәрү мәгарифтә иң зур бурычларның берсе булып тора. Әмма астрономияне укытмаганда белем тулы булырмы икән соң? Кеше үзенең Җиһан баласы булуын тоярга тиеш.
Чыганак: http://www.vatantat.ru