Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Олы Кайбыч урта мәктәбенә – 85 ел! Тарих өчен әллә ни зур гомер дип әйтеп булмый, әмма шул вакыт эчендә ничәмә-ничә буын үсеп, канат ныгытып, зур тормышка аяк баскан, директорлар алышынган, укытучылар коллективы яңарган... Мәктәп тарихы районның катлаулы тарихы белән үрелеп барган. Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән тарих китабының шул битләрен барлыйбыз:
– Бездә беренче зур мәктәп Кайбычта түгел, ә Мөрәле авылында булган. Сүз уңаеннан әйтим әле, берара Мөрәледә директор булып Самат Шакир эшләгән, – ди ул. – 1927 елны Кайбыч районы оеша. Шунда ук район үзәгендә мәктәп ачарга дигән максат та куела. Башта ул, әлбәттә, унъеллык булмый: парта артында шулай озак белем тупларга күпләр көч тә, мөмкинлек тә тапмый әле. Ул вакытта ун класс укуны югары белем алуга тиңләгәннәр. Андыйларны шунда ук мәктәпләргә укытучылар итеп җибәргәннәр.
Ниһаять, сугыш алдыннан ул урта мәктәп итеп үзгәртелә. Беренче директоры Лазарев Александр Федорович – Хуҗа Хәсән авылыннан. Мин әле яшүсмер чакта ук “Внимание, Ковпак” дигән китап укыган идем. Партизан берләшмәләре турында ул. Шул китапта язылган иң зур партизан берләшмәсенең комиссары якташыбыз Лазарев була. Сугышка ул директор булып эшләгән җиреннән китә, анда да әнә нинди күренекле шәхес булып күтәрелә. Сугыштан соң Александр Федорович Подберезье районына кайта, анда мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. Гомумән, Кайбыч мәктәбендә директор булып исемнәре бүгенгәчә телдән төшмәгән затлар эшләгән. Солтанбековны әлегәчә искә алалар. Аны Федоров дигән директор алыштыра. Ул Кайбычка 1955 елларда Арыслан мәктәбеннән килә. Ике елдан аны райком секретаре итеп алалар. Аннан “Советская Татария” газетасына редактор итеп куялар. Федоров әле исән, Санкт-Петербург янындагы Гатчино шәһәрендә яши, 92 яшендә. Улы – Гатчинода урнашкан атом-төш институтында атаклы галим. Кызганыч, алар бүгенге бәйрәмгә кайта алмады.
Кайбыч мәктәбенең даны нигә югары булган соң, дип еш уйланам. Югары уку йортларында безнең укучыларга һәрвакыт аерым мөнәсәбәт күрсәтелгән. Юкка түгел бит ул! Коллективта Салих абый Баһавиев, Сәет абый Закиров, Моисей Әхмәтович Әхмәтов, Иван Захарович Павлов кебек олпат укытучылар – фронтовиклар күп булу, алар янына хатын-кыз укытучыларның иң талантлылары туплану белән генә аңлатып була моны.
Урта мәктәп итеп үзгәртелгәч, беренче чыгарылыш 1941 елга туры килә... Ир-егет укучыларның күбесе, мөгаен, мәктәп белән саубуллашырга да өлгермичә сугышка барып кергәндер. Рәмис Рафисович сөйләвенчә, ул елны аттестат алучылар арасында безнең физика укытучыбыз Сәет ага Закиров та булган икән. Их, мәктәп елларына кире кайтасы иде дә, Ньютон законнарын бер дәрескә генә читкә куеп торып, фронтовик мөгаллимебезнең хатирәләрен тыңлыйсы иде...
Вакыт-вакыт әнә шундый үкенечле-сагышлы да, күз яшьле дә, сөенечле дә, күңелле дә бәйрәм булды ул мәктәпнең юбилее. Кайтучы-килүчеләрнең һәркайсы бу көнне күңеленнән хатирә-истәлекләрен барлады. Кайбыч урта мәктәбенең бүгенге директоры Алия Бикколова дөрес әйтә: “Мәктәп – һәр кешенең хәтерендә, ул гел якын... Тәүге уңышлар, беренче мәхәббәт хатирәсе, һәр кешенең олы тормышка беренче баскычы ул – мәктәп...”
Кунакларны мәктәп яңарып, матурланып, төзекләнеп каршылады: бер ел элек кенә капиталь ремонт төгәлләнгән. Кайбыч халкы ремонт өчен 70 миллион сум акча бүлеп биргән Татарстан Президентына рәхмәт укый – шәһәр мәктәпләре белән бер дәрәҗәдә торырлык уку йортына әйләнгән ул хәзер. Компьютер сыйныфлары да, интерактив такталары да – барысы да бар. Ә менә мәктәп эчендәге һәм тирә-юнендәге чәчәк “диңгезе” (матурлыгы көзгә дә калган!) – монысы бары тик аларда гына!
Кайткан хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган юристы, Россия эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре, генерал-майор Рафил Ногманов та бар иде. Моннан кырык тугыз ел элек ул да Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган, ул чакта район үзәгеннән унсигез чакрым ераклыктагы Салтыйган авылы балалары да урта белемне Кайбычта алган. “Бик дулкынланам, монда минем укытучыларым, дусларым, якташларым утыра, – диде Рафил Габдерафыйкович. – Белем өлкәсенә юлым шушыннан башланды. Җай чыккан саен, мәктәпкә сугылмыйча калмыйм. Биредә ике ел элек булган идем. Шушы вакыт эчендә мәктәп танымаслык булып үзгәргән. Районыбыз яшәрә, матурая. Зур спорт комплексы төзелеп ята әнә – ул да бит укучылар өчен. Берничә елдан спорт буенча казанышлары белән дә сөендерерләр дип өметләнәбез”.
“Туган мәктәбемә, укытучыларыма рәхмәт!” – дигән сүзләр бәйрәм тантанасында еш яңгырады.
Ә шулай да иң күп “рәхмәт”не... Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Әсгат кызы Бикколова үзе әйтте бугай. Бүгенге мәктәпкә булышчыларсыз – иганәчеләрсез, ата-аналарның ярдәмен тоймый яшәү җиңел булмас иде. “Туган мәктәбеңә ярдәм ит” акциясенә иң беренче булып, район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин кушылган. “Райондагы мәктәпләрнең берсе дә Кайбычныкыннан калышмый. Алар өчен без дә көчебезне, энергиябезне кызганмыйбыз. Район бюджетының 65 процентын мәгарифкә бирәбез. Бу шулай булырга тиеш тә. Мин гел әйтәм: иң беренче урында – мәгариф, калганнары – аннан соң...” – дип, кат-кат кабатлаган җитәкченең бу адымы, әлбәттә, аңлашыла.
...Бәйрәмгә килүче һәркем мәктәп елларын сагынып, үз Укытучысын искә төшергәндер, аны уйлагандыр. Әти-әниләрдән соң без аларга бурычлы!
Чыганак: http://www.vatantat.ru