Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучылар көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән мәгариф хезмәткәрләренең хәле, аларны нинди яңалыклар көтүе, хезмәт хаклары, яшь кадрлар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.
– Соңгы вакытта укытучыларның эш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Ә менә “кәгазь боткасы”на бәйле проблемалар кайчан хәл ителер икән?
– Без быел бер генә мәктәптә дә кәгазь журнал калдырмадык. Районда эшләгән чагымда ук “кәгазь боткасы”ның укытучыларга эшләргә комачаулаганын аңлый идем. Республикада “Ачык Татарстан” дигән сайт эшләячәк. Анда төрле статистика һәм хисап материаллары белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Әйтик, “бакчага электрон чират” дигән төймәгә басып, чиратның ничек баруы белән танышырга мөмкин. Бүген хисап, кәгазь эше бик күп. Элек мәктәпләр 92 төрле хисап җибәрергә тиеш иде. Ул сан хәзер нык кыскарды. Без аны тагын да кыскартачакбыз. Балалар белән республика күләмендә үткәрелә торган чаралар саны да бик күп. Аларны быел 15 процентка булса да кыскартырга уйлыйбыз. Алты көн буе төрле чараларда катнашкан балаларның укырга вакытлары аз кала. Тәрбиягә урын бирелсен, әмма ул дәрескә зыян китерү бәрабәренә түгел. Болар укытучы белемне тиешенчә бирсен өчен эшләнә.
– 1 августка китерелгән мәгълүматларга караганда, республикада математика, химия, физика, география, биология, информатика фәннәре буенча 784 укытучыга вакансия бар иде. Бүген мәктәпләрдә барлык фән укытучылары да җитәме?
– 19 сентябрьгә муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматлар буенча, педагогик хезмәткәрләргә вакансияләр юк. Вакансияләрнең бер өлеше яшь укытучыларның килүе, икенче өлеше укытучыларның укыту эшен үзара бүлешүе нәтиҗәсендә ябылды. Яңа уку елында барлык фәннәр дә тиешле дәрәҗәдә укытыла. Әмма бүлешү бигрәк тә физика, химия, математика укытучыларына эшне арттырды.
– Яңа уку елында республика мәктәпләренә бер меңгә якын яшь укытучы килде. Кемнәр алар? Нинди фән укытучылары?
– Соңгы вакытта мәктәпләргә эшкә урнашкан яшь педагогларның саны арта бара. 2013 елда 4 педагогик вуз һәм 10 урта педагогик белем бирү йортларын 2461 (2012 елда бу сан 2133) белгеч тәмамлады. Шуларның 1434е – югары, 1027се – урта педагогик белемле. Быел 989 яшь белгеч юллама буенча белем бирү учреждениеләренә эшкә урнашты. Чит тел укытучылары – 204, башлангыч сыйныф укытучылары – 174, тәрбиячеләр – 162, татар теле укытучылары – 82, рус теле – 62, биология, физик тәрбия – 41, математика мөгаллимнәре 34 кеше.
– Яшь укытучыларны кайгырту ни дәрәҗәдә?
– “Безнең яшь укытучы” грантын отучыларга өч ел дәвамында 7 мең сум акча өстәп түли идек. Быел бераз үзгәрттек. “Иң яхшы укытучы” грантларының санын киметеп, “Яшь укытучы” дигәнен арттырдык. Шул рәвешле, әлеге юнәлеш буенча 300 укытучы грантка дәгъва кыла ала. Математика, химия, физика, биология, информатика, технология кебек фәннәрдән грант отучыларга ай саен өстәмә 10 мең сум акча түләнә. Бу табигый фәннәр юнәлешенә кызыксындыру өчен эшләнде.
– Педагогларга социаль ипотека программасы буенча ярдәм бармы?
– Әлеге программада 35 яшькә кадәрге укытучыларга фатир бәясенең 10 процентын түләү өчен дәүләт субсидия бирә. Бу федераль hәм республика бюджетлары чыгымнары хисабына эшләнә. Узган ел 127 укытучыга булыштык. Бу максатлар өчен былтыр 22,2 миллион сум бирелсә, быел 66 миллион каралган. Бу проектта катнашу өчен социаль ипотека буенча чиратта тору hәм фатирның сайлап алынган булуы зарур. Укытучыларның август киңәшмәсендә муниципаль берәмлек җитәкчеләренә үзләрендәге яшь укытучыларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән идек. Монда кадрларны максатчан программалар буенча әзерләү, аларга үзләрендә стажировкалар үткәрү, исемле стипендияләр булдыру, җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләсен карарга кирәк. Районнарда табигый фәннәр юнәлеше буенча укытучылар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү зарур. КФУ белән дә эшли башладык. “Киләчәк” стратегиясе кысаларында магистратура программасы буенча 10 магистр әзерләячәкбез. Киләсе елларда әлеге сан тагын да артачак. Алар үзләре практика узган мәктәпләргә эшкә кайтачак. Педагоглар нигездә Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында һәм КФУда әзерләнә.
– Бүген укытучыларның хезмәт хакы күпме?
– Укытучылар хезмәт хакы турында проблема күтәрми хәзер, алар канәгать. Быел гомуми белем бирү учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда, 60 процентка артыграк. Әлбәттә, монда грантлар да исәпкә алынган. Ә тәрбиячеләрнеке 20 мең сумга якын, узган елга караганда 72 процентка югарырак. “Мәгариф турында”гы яңа законда педагогик хезмәткәрләр өчен ташламаларның барысы да сакланды. Урта һөнәри белем бирү йортларындагы мөгаллимнәр мәктәпкә китә башлады. Анда хезмәт хакы да, башкасы да яхшырак, диләр.
– Быелгы уку елында урта һөнәри уку йортлары мәгариф министрлыгы карамагына күчте. Бу өлкәдә нинди яңалыклар көтелә?
– Аларны безнең министрлыкка тапшыруны дөрес дип уйлыйм. Чөнки мәгариф системасы бербөтен булырга тиеш. Актаныш, Әлки, Нурлат, Спас районнарында яңа тәҗрибә үткәрелә башлады. Техникум студентлары мәктәпләрдә гомуми белем бирү программасы буенча укый. Андагы база да, укытучыларның әзерлеге дә техникумнарга караганда яхшырак. Һөнәр бирү вазыйфасы техникумнар өстендә кала. Сер түгел, бездә һөнәри белем бирү системасы арттарак. Аларга моңа кадәр финанс чаралары бирелсә дә, электронлаштыру, заманча җиһазлау буенча әлегә калышалар. Бүген илдә hөнәри белем бирүне яңарту программасы әзерләнә, безнең шунда пилот төбәк булып катнашасы килә. Беренче чиратта, эш тәкъдим итүчеләр кадрлар белән кызыксынырга тиеш. Без кемне әзерләгәнне, аларның кайда эшләячәген, күпме хезмәт хакы алганын төгәл белергә тиешбез. Хәзерге вакытта эш тәкъдим итүчеләр белән очрашабыз, база, белгечлекләр белән кызыксынабыз. Педагогик кадрларны әзерләү эш тәкъдим итүчеләрнең ихтыяҗына туры килми.
– Август киңәшмәсендә педагогик көллиятләрне үзгәрешләр көтәчәк, дигән идегез. Бу өлкәдә нинди яңалыклар булачак?
– Бүген министрлык 2020 елга кадәр профессиональ белем бирү турында программа әзерләү белән мәшгуль. Белгечләрнең икътисад ихтыяҗларына туры килүе мөһим. Шул уңайдан 2014 елдан 5 педагогик көллиятне берләштергән очракта, анда бюджет урыннары санын киметү көтелә. Бүген кадлар әзерләү белән 10 көллият шөгыльләнә. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында өстәмә белем бирү һәм өлкәннәргә сәнгать буенча белем алу юнәлеше булдырылачак. Бөгелмә педагогика көллиятен Бөгелмә һөнәри педагогика көллиятенә, Әлмәт физик культура көллиятен Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә кушу мәсьәләсе карала. Тәтеш педагогика көллиятендә кадет сыйныфлары булдыру, Чистай педагогика көллиятен Чистай политехника көллиятенә кушу планлаштырыла. Арча, Минзәлә көллиятләрендә милли кадрлар әзерләү базасы булдырылды. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге көллиятләрдә тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнәчәк.
– Милли мәгарифкә килгәндә, республиканың алты районында татар мәктәбе генә түгел, татар сыйныфлары да юк. Бу мәсьәләдә ниләр эшләнә?
– Укучыларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү – мәгариф өлкәсендәге идарә органнарының бурычы. Шуңа да карамастан, 2012-2013 уку елында республиканың алты район үзәгендә – Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас районнарында татар мәктәпләре булдыру түгел, хәтта татар телендә укыту сыйныфлары да ачылмаган иде. Әлеге мәсьәлә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә җентекле анализланды. Әмма бүген татар сыйныфы бары Балтач районында гына ачылды. Бу исә укучыларга туган телдә белем бирү өчен тиешле шартлар тудырылмауны күрсәтә. Әлеге мәсьәләне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтеп тора. Һичшиксез, атап үтелгән районнарда милли мәгариф буенча эшнең куелышы, туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты мәсьәләсе аерым тикшереләчәк һәм тиешле нәтиҗәләр ясалачак.
– Август киңәшмәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, әгәр мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен күбрәк укытырга теләүчеләр булса, алар министрлыкка гаризаларын тапшыра ала, дигән иде. Тапшыручылар бармы?
– Чыннан да, мәктәпләрдән гаризалар кабул итә башладык. Мондый ихтыяҗ булган мәктәп җитәкчеләре үз теләкләрен безгә җиткерәләр. Без рус һәм татар телләренә тигез дәрәҗәдә игътибар бирергә тиешбез. Министр буларак, икетеллелек мәсьәләсенә карата үземне урталыкта булырга тиешмен дип саныйм. “2013–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” эшләдек. Бездә 1596 мәктәп исәпләнә, шуларның 800дән артыгы – татар мәктәбе. Бүген бөтен программаларны карыйбыз, әлегә без ахырга кадәр канәгать түгел. Бөтен мәктәпләрдә ике телне дә укыту өчен шартлар тудырылырга тиеш. Рус телле балаларга ярдәмлекләр, укыту-методик әсбаплар булдырдык. Күп эшләргә туры килә. Бигрәк тә бакчалардагы хәлләр белән кызыксынабыз. Аерым “юл картасы” төзеячәкбез. Сөйләшү дәрәҗәсендә булса да, балалар мәктәпкә барганда ике телне дә белергә тиеш. Күп акча сарыф ителгәч, нәтиҗәсе дә булсын.
– Министрлык уздырган рейтингларның файдасы бармы?
– Республикада биш күрсәткеч буенча иң яхшы 100 мәктәп рейтингын булдырдык. БДИны тәнкыйтьләсәләр дә, файдасы барыбер бар.Чаллыдагы 11 мәктәптә 10-11 сыйныфлар юк. Әти-әниләр кайда яхшырак укытканны белә. Безнең балалар Кытай, Финляндия, Сингапур, Бөекбритания балалары белән чагыштырганда, яхшы белем ала. Әмма лидерлык, иҗадилык, тәнкыйди фикерләү, төркемдә эшләү, тормышка яраклашуда калышабыз. Шуңа күрә өч еллык Сингапур проектын кулланачакбыз.
Татарстанда 65 мең мәгариф хезмәткәре исәпләнә, шуларның 36 меңе мәктәпләрдә укыта. Бакчаларда 19 меңнән артык тәрбияче хезмәт куя. Урта һөнәри уку йортларында – 10 мең, вузларда 15 меңләп мөгаллим эшли.Соңгы вакытта мәктәпләргә ир-ат укытучылар килә башлады, әмма хатын-кызлар 87 процентны тәшкил итә. Бүген укытучыларның уртача яше – 40-50 яшь, эш стажы 20 елдан артык булганнар – 36 процент.
Чыганак: http://vatantat.ru