Татар мәгарифе порталы
Сез монда
3-6 октябрь көннәрендә Казанда Euro-Asia Expo халыкара күргәзмәсе ачыла. Кагыйдә буларак, әлеге чара «KAZANSUMMIT 2013» кысаларында үткәрелә.
Күргәзмәне оештыруның төп максаты - Европа, Азия илләре һәм Россия арасында уңышлы хезмәттәшлек өчен шартлар булдыру. Бу турыда журналистларга KAZANSUMMIT ка багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Линар Якупов хәбәр иткән иде. Аның сүзләренә караганда, быелгы күргәзмәдә Таиланд, Һиндстан, Бангладеш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә катнашучылар булачак. Кунаклар арасында иң зур делегацияне исә Малайзия вәкилләре тәшкил итәр, дип планлаштырыла.
Күргәзмәдә бары тик экологик яктан чиста продукция генә...
Быелгы күргәзмә тулысы белән гаилә традицияләренә һәм кыйммәтләренә багышланачак. Оештыручыларның нәкъ менә әлеге темага тукталуы юкка түгел. Гаилә традицияләренә тугры калып, аларны саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап эш итүчеләр генә матур киләчәк төзергә сәләтле. Шуңа күрә оештыручылар быелгы күргәзмәгә килгән һәркем үз гаиләсенә файдалы кирәк-яраклар таба алсын өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышкан.
Чарага тәкъдим ителгән товарларның экологик яктан чиста төбәктә җитештерелгән табигый продуктлар булуын да ассызыклап үтү урынлы булыр. Җитештерүчеләр үз товарларының сыйфаты барлык халыкара стандартларга туры килүен ассызыклый.
«Euro-Asia Expo»да катнашу яңа үрләргә юл ача
Кунаклар игътибарына көндәлек кирәк-яракларыннан башлап декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, кием-салым, ислемайлар, косметика, ювелир эшләнмәләре, бижутерия, сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Быелгы чарада балалар өчен уникаль кирәк-яраклар сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган.
«Euro-Asia Expo»да быел якынча 130га якын оешма катнашыр, дип көтелә. Әйтергә кирәк, аларның саны елдан-ел арта бара. Бу аңлашыла да, чөнки күргәзмә вакытында барлыкка килә торган уникаль эшлекле вәзгыять танылырга һәм яңа клиентлар эзләп табарга мөмкинлек бирә. Әле алай гына да түгел, монда катнашучылар өчен төрле семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар уздырыла. Бу исә, үз чиратында, тәҗрибә уртаклашу нигезендә яңа идея һәм мөмкинлекләргә юл ача.
Хәләл индустрия вәкилләре үзара тәҗрибә уртаклаша.
«KAZANHALAL 2013» ярминкәсе инде өч ел дәвамында күргәзмәнең аерылмас өлеше булып тора. Кагыйдә буларак, әлеге чара хәләл продукция җитештерүче һәм аны кулланучыларның үзара очрашу, аралашу мәйданы ролен үти. Быел алар өчен махсус «Индустрия Хәләл» дип исемләнгән форум оештырылачак. Чара Казан ярминкәсенең бизнес-үзәгендә үтәр, дип планлаштырыла.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt