Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел яңа мәктәпкә 650 укучы укырга керде, шул исәптә 128 беренче сыйныф укучылары.
Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында аерым фәннәрне ныклап өйрәнү буенча 35 нче мәктәпне ачу тантанасы булды. Быел яңа мәктәпкә 650 укучы укырга керде, шул исәптә 128 беренче сыйныф укучылары. Мәктәп 1000 укучыга исәпләнгән.
Яңа мәктәпне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.
Республика башлыгы тантаналы чарада укучылар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап, Белем көнендә яңа мәктәпләр ачу матур традициягә әйләнде диде. “Быел республикада 8 яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы ачылды. Тагын 167 мәктәп ремонтланды. Бүген республика мәктпәләре яңа уку йортына тулысынча әзер”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов укучылар бу мәктәптә яхшы укыр дип ышаныч белдерде. “Без сезгә зур өметләр баглыйм”, - диде ул.
Ул шулай ук “Кояшлы шәһәр” микрорайонын төзи һәм мәктәп төзелешендә катнашкан “Ак Барс” Банкы төркеменә рәхмәт белдерде.
ТР Президенты мәктәп директоры Елена Глухаревага мәктәпкә спорт инвентаре алу өчен сертификат, ә “АК БАРС Строй” ҖЧҖ директорына мәктәпнең символик ачкычын тапшырды.
Тантаналы чыгышлардан соң беренче кыңгырау яңгырады. Беренче булып мәктәпкә беренче сыйныф укучылары узды. Алар артыннан дәрәҗәле кунаклар мәктәпкә керде. Аерым алганда, алар ашханәдә булды һәм мәктәп пешекчеләре пешергән ризыкларны татып карадылар. Шулай ук кунаклар сыйныф бүләмәләрендә, китапханәдә һәм спорт залда булдылар, укучылар белән аралаштылар.
Мәктәп директоры кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Аерым алганда, ул биредә физика, математика, химия, биология һәм инглиз, француз һәм немец телләре кебек чит телләр ныклап өйрәтеләчәк, дип белдерде. А.Н.Туполев исемендәге Казан технология университеты тикшеренү үзәге һәм Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге мәктәпнең партнерлары буларак, укучыларның ялларын һәм экскурсияләр оештыра, шулай ук космос һәм космонавтика темасына лекцияләр белән тәэмин итәчәк.
Заманча уку йорты заманча таләпләр буенча җиһазланган. Мәктәптә 248 урынлы ашханә эшли.
Яңа мәктәп “Кояшлы шәһәр” микрорайоны инфраструктурасын тулыландырды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru