Татар мәгарифе порталы
Аның капиталь ремонтына 7 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Кайбыч муниципаль районының Мәлки авылында капиталь ремонттан соң “Чулпан” балалар бакчасы ачылды.
1961 елда ук җитәкче Иван Аржанухин тырышлыгы белән төзелгән балалар бакчасы инде күптән ремонт күрмәгән. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин илле еллык тарихы булган бу бакчаны төзекләндерүдә ярдәм сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә республика бюджетыннан җиде миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.
Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин мәлкилеләрне бәйрәмнәр белән котлап болай диде:
- Мәлки төбәгендә эшчән, уңган-булган халык яши, монда балалар да күп туа. Иске балалар бакчасы бүгенге заман шартларына туры килми иде инде. Аны шулай матур итеп яңарткан төзүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. “Чулпан”да һәрчак балаларның шат авазы яңгырасын. Балалар күп туса, яңасын да өлгертербез әле.
Балалар бакчасы мөдире Надежда Губеева ремонт вакытында ярдәм иткән “Гөбенә” агрофирмасы директоры Юрий Осиповка, авыл җирлеге башлыгы Артем Козловка, шәхси эшмәкәрләргә, әти-әниләргә тирән рәхмәтен белдерде.
Кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да эчкә узды. Анда уен, йокы, аш бүлмәләре хәзер танымаслык булып үзгәргән, идәннәрдә йомшак келәмнәр, санузел эшли, идәннәр җылытылган. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та аның санитар таләпләргә туры китерелеп төзекләндерелүен әйтте. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Лариса Камышева җитәкчелеккә рәхмәтле булуын белдерде, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru