Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Президенты белән Fielding and Nair International компаниясе җитәкчесе яңа уку йорты проекты буенча фикер алышты.
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Fielding and Nair International компаниясе җитәкчесе Джей Литман белән очрашуда “Ясная поляна” коттеджлар бистәсендә халыкара мәктәп төзелеше проекты буенча фикер алышты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Татарстанда ачылачак мәктәп проекты тәкъдим ителде. Проект эшләүчеләр сүзләренә караганда, бу халыкара уку йортларына куелган барлык таләпләргә җавап бирә торган мәктәп булачак. Анда чит ил укытучылары эшләячәк, Татарстан һәм Россия студентлары белән бергә чит илләрнеке дә укыячак, дәресләр махсус уку программасы буенча инглиз телендә узачак. Программалар IB халыкара стандартына туры киләчәк.
Мәктәп проектын эшләү белән Американың Fielding and Nair International компаниясе шөгыльләнә, ул 40 тан артык илдә 100 чамасы шундый проектны гамәлгә ашырган. Бүген компания җитәкчесе Джей Литман мәктәптәге белем бирү методикасы, булачак мәктәпнең архитектура конепциясе үзенчәлекләре турында сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектка югары бәя бирде.
Ул булачак мәктәпнең планын җентекләп уйларга, персоналны дөрес сайларга кирәклеген ассызыклады. “Бу чыннан да ихтыяҗ зур булган мәктәп булачак – безгә чит ил бизнесменнары, спортчылар килә, аларның балалары шундый мәктәпкә ихтыяҗ кичерә, - дип саный Татарстан Президенты. – Бу мәктәп инвесторлар, фәнни бергәлек өчен республиканы җәлеп итүчән итәчәк”.
Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпкә тиешле документлар алырга ярдәм итүен йөкләде. “Бу шәһәр һәм республика өчен өстенлекле проект”, - дип белдерде ул.
“Без сезнең белән яңа проектлар гамәлгә куярбыз дип өметләнәм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Джей Литманга очрашу ахырында. – Без Иннополис шәһәрен төзибез, анда да әйдәп баручы мәктәп кирәк булачак”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru