Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Акциядә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр дә читтә калмаган.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” традицион акциясен Буа муниципаль районындагы агрофирмалар, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр күтәреп алган.
- Бүгенге көнгә райондагы 132 оешма балаларны мәктәпкә җыярга үзеннән өлеш кертте. “Шәфкатьлелек” хәйрия фондының исәп-хисап счетына акча күчерү дәвам итә, - ди “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Йосыпова.
Алдагы елларда ярдәм беренче сыйныфка баручыларга гына күрсәтелгән. Быел исә аз тәэмин ителгән һәм 5 балалы гаиләләрдән 70 укучыга да букчалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылган. Исәпкә әлегә 443 мең сум акча кертелгән һәм ул максатчан тотыла.
Акциядә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр дә читтә калмаган. “Тахаръял” агрофирмасы баш бухгалтеры Фагыйлә Камәртдинова хәбәр итүенчә, “Шәфкатьлелек” исәбенә 35 мең сум акча күчергәннәр.
- Беренчегә укырга баручыларга букчаларны шәхсән үзләренә тапшырдык. Агрофирма составындагы авылларда яшәүче 36 балага 31 мең сумлык товар сатып алдык. Әти-әниләре катнашында бәйрәм ясап, тапшырырга җыенабыз,- ди “Нива” агрофирмасының кадрлар бүлеге мөдире Наталья Курапина.
Шикәр заводы беренче сыйныфка баручылар өчен 25 мең сум, район үзәк хастаханәсе – 20, “Агрохимсервис”, “Элеватор” җәмгыятьләре 11-14,2, Пенсия фонды идарәсе 13,5 мең сум акча бүлеп биргән. Моннан тыш, Пенсия фонды идарәсе Буа, Чүпрәле, Кайбыч районнарындагы идарәләрдә эшләүчеләрнең 10 баласына августның соңгы көннәрендә уку әсбаплары тапшырачак. “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе, “Буа урманы” дәүләт бюджет учреждениесе, “Буа агропромснабы”, районның финанс-бюджет палатасы, Буа нефть продуктлары, 5 һәм 6 номерлы ПМКлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл советлары, мәдәният, уку йортлары, юл төзү оешмаларында хәлләреннән килгәнчә үз өлешләрен керткән, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru