Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Муниципаль районда “Сәламәтлек витамины” дип аталган муниципаль программа гамәлдә.
Узган уку елында Зәй муниципаль районы башлыгы инициативасы белән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә менюны файдалы ризыклар белән баету максатында “Сәламәтлек витамины” дип аталган муниципаль программа кабул ителгән иде. Яңа уку елында аны тагын да нәтиҗәлерәк итүгә әзерлек мәсьәләләренә багышлап “Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балалар туклануын сыйфатлы оештыру” дигән гамәли семинар үткәрелде.
Шәһәрнең 7 нче мәктәбендә оештырылган семинар бер үк вакытта август киңәшмәсенең гамәли өлеше буларак та үтте.
Семинарның пленар өлеше башланганчы мәктәп ашханәсендә оештырылган үзенчәлекле күргәзмә игътибарны җәлеп итте. Биредә шәһәр һәм авылларның мәктәп, балалар бакчалары ашханәләрендә әзерләнүче һәм бердәм менюга кертелгән ризыклар тәкъдим ителде.
Күргәзмәдән соң пленар утырышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова белдергәнчә, ризык витаминнарга бай булса да, әгәр дә аны бала теләр-теләмәс кенә ашый икән, бу теләгән нәтиҗәгә китермәячәк. Шуңа күрә, ди ул, яңа уку елында һәр белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә сыйфатлы ризыклар әзерләүне максат итеп куярга кирәк.
Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова барлык белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре алдына укучыларны кайнар ризык белән 100 процентка тәэмин итү бурычын куйды.
Аның сүзләренә караганда, узган уку елында районның авыл мәктәпләрендә укучылар тулысынча кайнар ризык белән тәэмин ителгән булса, шәһәрдә тәэмин ителеш 87 процент кына булган. “Кайбер балалар мәктәптә ашаудан баш тарта. Бу уңайдан безгә әти-әниләр белән сөйләшеп, яхшылап аңлату мөһим. Үз вакытында ашамаган баланың дәресләрне үзләштерү дәрәҗәсе түбәнрәк булуы сер түгел”, – ди ул.
Семинар ахырында балалар туклануын оештыру буенча ведомствоара координация советы төзү, балалар ризыкларын әзерләүдә сыйфатка, экологик һәм санитар таләпләргә контрольне көчәйтү турында карар кабул ителде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru