Татар мәгарифе порталы
Бу көннәрдә Екатеринбург шәһәре үзенең 290 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребез бу бәйрәмне чып-чын татар рухында уздырып җибәрүгә ирешкән.
Чара кысаларында башкалада зур фестиваль оештырылган. Анда Свердлау өлкәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашкан. Алар кунакларны үз милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен кечкенә генә махсус милли йортлар булдырган.
Иң сөенечлесе — шулар арасыннан татар өе бәйрәм кунакларында аеруча зур кызыксыну уяткан. Бу йортны Свердлау өлкәсе татар конгрессы һәм Татарстанның Уралдагы вәкиллеге оештырган. Ә анда тәкъдим ителгән татар милли ашларын исә Екатеринбург шәһәрендәге «Сабантуй» берләшмәсе әзерләгән.
Әлеге татар тәм-томнары кунакларга зур бер күргәзмә формасында тәкъдим ителгән. Екатеринбург халкы өчен өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, тутырылган каз, вак һәм зур бәлеш кебек ризыклар белән танышып, алардан авыз итү генә түгел, ә сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган.
Шулай итеп, Екатеринбург шәһәрендә барлыкка килгән кечкенә генә татар дөньясы халыкта зур кызыксыну уяткан. Әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребез үзләрен балачакларына кайткандай хис иткән. Кунаклар өчен татар халык җыр һәм биюләре дә тәкъдим ителгән. Башка милләт вәкилләрен исә татар ризыкларын әзерләү ысуллары кызыксындырган, дип хәбәр итә Свердлау татарлары конгрессының рәсми сайты.