Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан белән Башкортстан әдипләре олуг талант иясе, халык язучысы Әмирхан Еники эзләре буйлап сәфәр кылды. Башта алар Әмирхан ага туган төбәктә – Благовар районының Каргалы авылында булды. Аннан соң сәфәрләре Еникиевлар байтак еллар яшәгән Дәүләкән шәһәрендә дәвам итте.
Әлеге сәфәргә Татарстаннан танылган әдипләр: Казаннан шагыйрь Ләбиб Лерон һәм Чаллы Язучылар берлеге рәисе, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Вахит Имамов килде. Башкортстан ягыннан аларга халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрьләр Мөнир Вафин һәм Мидхәт Әбделмәнов кушылды. Очрашулар Әмирхан Еникинең туган авылы Югары Каргалыда башлана. Район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Ногманов белән Каргалы авылы биләмәсе башлыгы Илгизәр Мәмлиев озатып йөри әдипләрне. Тәүдә кунаклар авылга ямь биреп торучы мәчеткә керә. Биредә имам-хатип Миңнияр Гайсин авыл тарихы турында да, Әмирхан Еники хакында да кызыклы мәгълүматлар бирде. Шагыйрь Ләбиб Лерон күптән инде Әмирхан Еникинең туган ягын килеп күрергә теләве турында сөйли.
Каргалы авылы китапханәсе, күп урыннардагы кебек үк, биредәге мәдәният йортында урнашкан. Анда күпчелек татар һәм башкорт телләрендәге китаплар тупланган. Кечкенә генә бүлмәдә булса да Әмирхан Еникигә һәм башка язучыларга багышланган күргәзмә почмак та булдырылган. Кунаклар андагы әсбаплар һәм мәгълүматлар белән таныша. Халык шагыйре Марат ага Кәримов күренекле якташыбызга багышланган шигырен укый.
Очрашуда катнашучы әдипләр Әмирхан ага белән булган очрашулары һәм иҗади хезмәттәшлекләре хакында сөйли. Шагыйрь Ләбиб Лерон да аның бер юбилей кичәсенә сценарий язуын искә төшерә.
Кунаклар Каргалы авылы урта мәктәбенә дә керә һәм анда да Әмирхан Еникинең истәлеген ничек саклаулары белән кызыксына. Мәктәп диварына Әмирхан Еникинең шушы авылда туып үсүе хакында истәлек тактасы куелган. Укучылар абруйлы якташларына багышлап һәрдаим төрле чаралар оештырып тора икән.
Әлбәттә, әле Каргалыда Әмирхан Еникинең истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарасы бар. Моны килгән кунаклар да искәртеп үтә. Каргалыдагы очрашулардан соң язучылар Дәүләкән шәһәренә килде. Бирегә Еникиевлар гаиләсе Каргалыдан Әмирханга бер яшь тулганда ук килә һәм байтак еллар яши. Шуңа күрә дә халык язучысын биредә дә зур хөрмәт белән искә алалар. Районның туган якны өйрәнү музее директоры Мәссәр Мөхәммәтҗанов кунакларга Әмирхан Еники белән аралашулары, аның ярдәме турында кызыклы мәгълүматлар бирә.
Дәүләкәндә Еникиләр гаиләсе яшәгән йортны барып күрү ике республика әдипләре өчен аеруча дулкынландыргыч мизгелләр. Биредә хәзер инде чит кешеләр яши. Йорт үзе яхшы гына хәлдә. Аны сатып алып Әмирхан Еникинең йорт-музее итү мөмкинлеге булмасмы? Шундый теләкләр дә яңгырый бу очрашуда. Сәфәр азагында кунаклар танылган башкорт язучысы Әхияр Хәкимовның йорт-музее белән дә таныша. Биредә булганнан соң Әмирхан Еники дә шундый ук йорт-музейга лаек дигән фикерләр әйтелде. Сүз дә юк, күренекле әдибебез туган авылы Каргалыда да, Дәүләкәндә дә күбрәк игътибарга лаек. Киләчәктә бу юнәлештә тәгаен гамәлләр тормышка ашырылыр дип телик.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru