Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тимер мичкәдән ясалган һәм һава дулкыны белән эшли торган туп, көзгегә карап рәсем ясау җайланмасы, йоглар эскәмиясе, диодлар яктысының көзгедәге чагылышыннан бөтенләй төпсез булып тоелган тартма һ.б. Әлеге үзенчәлекле интерактив экспонатлар белән “Кызыклы фән һәм техника йорты”нда танышырга мөмкин. Әлеге интерактив-фәнни үзәк башкалабызда бер айлар элек кенә -20 июньдә ишекләрен ачкан иде. Ул әлегә Татарстанда балалар һәм өлкәннәр өчен каралган бердәнбер шундый интерактив үзәк. Узган бер ай вакыт эчендә анда йөздән артык кеше булырга өлгергән. Бүген аның мөмкинлекләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә презентацияләнде.
Әлеге уникаль проект шәхси инициативага һәм шәхси акчаларга нигезләнеп гамәлгә ашырыла. Аның чишмә башында үзе балачактан ук физика һәм математика белән кызыксынган, заманында Ленинград хәрби-механика институтын тәмамлаган, бүген халыкара бизнес өлкәсендә танылган белгеч Дмитрий Иванов тора. “Шушындый фәнни-интерактив үзәк булдыру идеясе моннан 15 еллар элек балалар белән Копенгагенның Экспериментарий үзәгендә булганнан соң туды. Шул вакыттан бирле мин шушы идеяне тормышка ашыру максатына омтылып яшәдем. Казанда бу үзәкне аякка бастыру эше соңгы 3 елда актив алып барылды”, - дип белдерде ул журналистларга. Бу идеягә рухландыручы дип ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Георгий Гречконы атады. Легендар космонавтның бүгенге очрашуда видеосәламләве дә яңгырады.
Казанда әлеге проектны гамәлгә ашырганда 1935 елда Ленинградта (хәзерге Санкт-Петербург) Яков Перельман тарафыннан нигез салынган “Кызыклы фән йорты”ның тәҗрибәсе исәпкә алынган. “Без бу интерактив фән үзәген музей дип түгел, ә йорт дип атыйбыз. Бирегә килүчеләр үзләрен өйдәге кебек иркен, уңайлы хис итсен өчен тырышабыз”, -ди автор.
Үзәк бүген ил, республика җитәкчеләре алга куйган максатларга хезмәт итәчәк: балалар фәнни-техник иҗатын үстерү, балалар һәм яшьләр арасында фән һәм техника юнәлешләрен популярлаштыру. “Фәнне балалар өчен кызыклы итәргә, биредәге чаралар һәм күргәзмәләр ярдәмендә булачак квалификацияле эшчеләр, инженерларны, зыялы, иҗади кадрлар тәрбияләргә уйлыйбыз”,-ди Дмитрий Иванов. Аның ассызыклавынча, “Кызыклы фән һәм техника йорты” фән һәм техника өлкәсендә балаларга өстәмә һөнәри белем бирүдә лидерларның берсе булырга тиеш.
Үзәк Казанның Мехчылар мәдәният сарае бинасында сыену урыны тапкан. Биредә эш өч юнәлештә алып барылачак. Бинаның беренче катында интерактив экспонатлар күргәзмәсе тәкъдим ителә. Дмитрий Иванов белдергәнчә, әлегә бу экспонатлар ниятләнгәннең биштән бер өлешен генә тәшкил итә. Ел ахырына 270 кв метр мәйданда тагын бер күргәзмәләр залын ачу планлаштырыла. Интерактив экспонатларның барысы да Казанда – “Алга” югары технологияләр үзәге” ҖЧҖ базасында җитештерелә. “Экспонатларны эзли торгач, аларны үзебездә җитештерүнең иң яхшы юл булуына төшендек. Үзебездә җитештерелгәч, төзәтү эшләрен башкару да җиңелрәк. Зур сорау тапкан экспонатларны берничә нөсхәдә эшләтәбез. Экспонатлар даими рәвештә камилләштереп торыла. Максат – экспозицияне һәр атна, ике атна саен берәр яңа экспонат белән тулыландырып тору”,-ди проект авторы.
Бирегә килүче балалар физик күренешләр, физика законнары белән таныша, теге яки бу техниканың эшләү механизмнарына төшенә, башваткычлар чишә. Өлкәнрәкләр кайчандыр физикадан алган белемнәрен искә төшерү, фикер кырын киңәйтү мөмкинлеге ала. Алар экспонатларны күзләү, тотып карау белән генә чикләнмичә, аның мөмкинлекләрен практикада да сыный ала.
Бинаның икенче катында кызыклы Профессор катнашында фәнни-күңел ачу программалары тәкъдим ителә. Алга таба биредә галимнәр катнашында мастер-класслар һәм фәнни семинарлар оештырылачак. Командага килгәндә, ул тулысынча фән һәм техника яратучы фикердәшләрдән тора. Аларның күбесе югары уку йортын тәмамлаган инженерлар, шулай ук вуз студентлары. Үзәк казанлылар һәм башкала кунакларын көн саен иртәнге сәгать уннан кичке сәгать җидегә кадәр кабул итә.
Алдагы планнарга килгәндә, үзәк базасында балалар фәнни лагерен төзү, республика районнары һәм якын-тирә төбәкләр буйлап күчмә күргәзмәләр оештыру ниятләнә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru