Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Хөкүмәте, тел галимнәре белән берлектә, “татар телен дәүләт теле буларак файдалану тәртибе”н эшләүгә кереште.
Шулай итеп, рәсми рәвештә кабул ителәчәк тел нормалары һәм кагыйдәләре җыелмасы татар исемнәрен рус телендә ничек дөрес әйтергә һәм язарга дигән бәхәскә нокта куярга, совет чорында географик атамаларда җибәрелгән хаталарны төзәтергә һәм, гомумән, татар телен идеаль тәртипкә китерергә тиеш булачак.
Республикага татар теле нормалары һәм кагыйдәләре җыелмасының нигә кирәк булуын Татарстанның Арча районындагы моңа кадәр Кер-Хайван дип атап йөртелгән Корайван авылы мисалында аңлатырга мөмкин. 1960 елларда, административ-территориаль бүленеш хакындагы белешмәлекне төзегәндә, “Корайван” авылының татарча атамасын ничек ишетелсә, шулай язганнар һәм ул “Кер-Хайван”га әверелгән. Нәтиҗәдә, атаманың мәгънәсе аңлап булмаслык дәрәҗәдә бозылган.
Кер-Хайван авылы халкы мыскыллауларга озак вакыт тешен кысып түзде һәм, ниһаять, сабыр касәләре тулып ташыды – алар тарихи дөреслекне торгызырга һәм бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә тикшерергә карар кылды. Нәтиҗәдә, авылга элеккеге исемен кире кайтардылар. Татар сүзен рус телендә язуның дөрес варианты да табылды - “о” авазы “у” авазына (Корайван – Курайван) алыштырылды.
- Без авылның исемен үзгәртергә вакыт икәнлеген ике ел буе исбатладык, - дип белдерде хәбәрчебезгә Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина. - Моның өчен эксперт-филологлар җәлеп иттек, архив документларын өйрәндек... Без барысын да Татарстан Дәүләт Советы дәрәҗәсендә раслагач һәм документларны Мәскәүгә җибәргәч, Россия, барлык нечкәлекләрне аңлап бетермичә, авыл ничәмә-ничә еллар “Кер-Хайван” дип атап йөртелгән икән инде, бу сезгә нигә кирәк булды соң дип, берничә тапкыр бездән аныклык кертүне сорады. Һәм безгә бу атаманың хаталы, колакка ятышсыз булуы турында яңадан аңлатырга туры килде. Хәзер барлык документларга да үзгәрешләр кертелде, авыл бөтен җирдә дә татарча - Корайван, ә рус телендә Курайван дип языла һәм әйтелә.
Любовь Осина фикеренчә, Татарстанда татарча сүзләрне язу һәм әйтү, аларны рус теленә тәрҗемә итү кагыйдәләре җыелмасы эшләнгән булса, авыл исемен үзгәртү мәсьәләсе дә тизрәк хәл ителер иде. Әмма татар теленең рәсми рәвештә кабул ителгән нормалары һәм кагыйдәләре әле һаман да юк!
2013 елның гыйнварында “Татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак куллану турында”гы республика законы гамәлгә кергәч кенә, аларны булдыру юнәлешендә эш башланды. Татар телен тәртипкә китерү башлангычы белән Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы премьер-министр Илдар Халиков җитәкләгән телләр Советы чыкты.
- Россиядә рус теле һәм әдәбиятының хөкүмәт тарафыннан расланган нормалары гамәлдә. Татарстанга да татар телен дөрес куллану турында рәсми документ кирәк, - ди Татарстан Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм республика халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина. - Эшнең хәзер кызган чагы, барлык куелган бурычларны үтәр өчен бер ел вакыт кына җитмәячәк. Орфографик һәм аңлатмалы сүзлекләрне, шулай ук шәхси исемнәр һәм фамилияләр сүзлеген, торак пунктлар сүзлеген расларга кирәк... Гомумән алганда, ул безнең республикадан читтә яшәүче татарлар белән аралашу өчен кирәкле гомум кабул ителгән тел форматы булачак. Бу шулай ук алынма сүзләр күп булган бүгенге көн шартларында телне сакларга ярдәм итәчәк. Норма һәм кагыйдәләрне раслау барышында татар теле дәреслекләрен дә яңадан язарга туры килергә мөмкин.
Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, тел нормаларын тәртипкә китерү барышында латин һәм гарәп графикасында язылган татар телендәге архив документларына да ачкыч табылачак:
- Безгә хәзерге татар әлифбасындагы кириллица хәрефләре белән латин һәм гарәп графикаларындагы хәрефләр арасында үзара тәңгәллек таблицасын төзергә кирәк - борынгы документлар безнең балаларга, оныкларыбызга да аңлаешлы булырга тиеш. Боларга өстәп, без татар теле белемен сертификатлаштыру системасын да эшләргә ниятлибез. Бүгенге көндә, аерым алганда, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, эш бирүчеләр еш кына потенциаль хезмәткәрнең татар телен белү дәрәҗәсен ничек бәяләргә белми. Чөнки моның критерийлары юк. Без аларны эшләргә ниятлибез.
Бүген татар телендә мең хата белән язылган элмә такталарны адым саен очратабыз, бу хөкүмәттәге түрәләрне генә түгел, ә гади халыкны да нык борчый. Мисал өчен, Марат Гарифуллин дигән егет популяр социаль челтәрдә шундый хаталар турында ачынып яза: “Мин татар сепаратисты түгел, мине татар теле һәм мәдәнияте проблемасы да борчымый. Әмма кешеләрнең наданлыгы ачуны китерә. Кайвакыт бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә сүзләрне шул дәрәҗәдә бозалар ки, болар мине чыгырымнан чыгара. Күптән түгел шәһәребездәге бер кибеттә шундый “шедевр”га тап булдым”. Фотодан күренгәнчә, “Эчемлекләр” урынына элмә тактада - “Эчемтекләр”, ә “Тауарлар” урынына “товарлар” дип язылган.
Чыганак: http://intertat.ru