Татар мәгарифе порталы
Сез монда
IX Казан мөселман киносы фестивале программасына Татарстанның яшь режиссерлары тасмалары керәчәк. Фестивальне оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйгегә тәкъдим ителгән картиналар чын мәгънәсендә Татарстанның кыска метражлы нәфис фильмнар төшерү өлкәсендәге уңышы булып тора.
Фестиваль кысаларында нинди фильмнар күрсәтеләчәге 1 августта билгеле булачак. Хәзердән үк бу исемлеккә Татарстанның яшь режиссерлары тарафыннан төшерелгән тасмалар керәчәге билгеле. Шулай итеп, республика документаль жанрда да, нәфис фильмнар аша да яхшы гына танытылачак.
Фестивальнең арт-директоры Альбина Нафыйгова сүзләренчә, Татарстанның яшь режиссерлары тәкъдим иткән кыска метражлы фильмнар менталитет һәм җирлек ягыннан да күңелгә якын. Алар тулы канлы кыска метражлы нәфис фильмнар төшерә һәм халыкара дәрәҗәдә башка фильмнарга көндәшлек тудырырга сәләтле. Альбина Нафыйгова Максим Швачконың “Уен ахыры” һәм Ренат Хәбибуллинның “Чыршы” фильмнарын билгеләп үтә.
Ренат Хәбибуллин Казан дәүләт финанс-иктисад институтын тәмамлаган. Мәскәүдә сценаристлар һәм режиссерларның югары курсларында укыган (А.Сурикова һәм В.Фокин остаханәсе). “Чыршы” фильмы – Хәбибуллинның нәфис фильмнар өлкәсендәге беренче уңышы. Картинаның сюжеты болайрак: наркотиклар кулланучы егетнең әнисе улын мәчеткә дәресләргә йөртү турында килешә. Дәресләрне яшь имам алып бара, һәм укулар ул уйлаган сценарий буенча бармый...
Режиссер Максим Швачко Казан мединститутын тәмамлаган, психиатр булып эшләгән. Мәскәүгә күчеп киткәч, музыкаль һәм кинопроектларны продюсерлау белән шөгыльләнгән. 2007-2009 елларда С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университетында (ВГИК) режиссерлар курсын узган (В.Фокин остаханәсе).
Аргентина-француз язучысы Хулио Кортасар хикәясе буенча “Уен ахыры” фильмы Казан янында 2013 елның җәендә төшерелгән. Режиссер вакыйганы Көньяк Америкадагы нинди бер билгесез урыннан гади бер татар авылына “күчереп куя”. Ә бу авылда өч кыз – өч сеңел җәен ял итә. Уен ахыры” фильмы – ул өмет һәм тәвәккәллек, балачак һәм аның белән хушлашу турында. Бу тасма Кортасар авылы дан тоткан ниндидер бер серлелек белән сугарылган ....
Яшь профессиональ режиссерларның фильмнары конкурстан тыш программада да “Беренче дубльдән” секциясендә күрсәтеләчәк.
Кызыклы кыска метражлы фильмнар “Европага тәрәзә” секциясендә дә (Женева кинофестиваленең «FIFOG» коллекциясе һ.б.) тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru